Икесе сәгать элек Буада локомотив һәм “КамАЗ” бәрелеште (фоторепортаж)
Бүген көндезге 3нче яртыда шәһәрнең Гагарин урамында, "Водоканал"га җитәрәк тимер юлны аркылы чыгу урынында локомотив һәм "КамАЗ" катнашында ДТП булды. Бу урында эшләгән дәүләт юл инспекторы Фаил Кәримов белдерүенчә, локомотив шикәр заводыннан буш вагон тагып чыккан. Бу вакытта Көнбатыш бистә ягыннан килүче баручы калдык сулар төягән "КамАЗ" автомобиле йөртүчесе (1959...
Бүген көндезге 3нче яртыда шәһәрнең Гагарин урамында, "Водоканал"га җитәрәк тимер юлны аркылы чыгу урынында локомотив һәм "КамАЗ" катнашында ДТП булды. Бу урында эшләгән дәүләт юл инспекторы Фаил Кәримов белдерүенчә, локомотив шикәр заводыннан буш вагон тагып чыккан. Бу вакытта Көнбатыш бистә ягыннан килүче баручы калдык сулар төягән "КамАЗ" автомобиле йөртүчесе (1959 елгы) тимер юлдан килүче паровозга юл бирми һәм килеп бәрелә. Нәтиҗәдә "КамАЗ" юл кырыена ава һәм аңа шактый зыян килә. Бәхеткә, йөртүче дә, машинист та зыян күрмәде. Бу хакта тулырак мәгълүматны "Байрак"ның җомга санында һәм җирле телевидениенең җомга көнне 19 сәгатьтәге яңалыклар чыгарылышында карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.

Нет комментариев