Кама Тамагы районы егете Буа Сабантуена “права”сыз исереп юлга чыккан
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 июльгә каршы төндә Кама Тамагы райнында яшәүче 1989 елгы егет "Газель" автомобиленә утырып, Буа Сабантуена барырга чыга. Шәһәргә килеп җиткәч, инспекторлар аны Космовский урамында тоткарлыйлар. Шунда гына ачыклана: егет бервакытта йөртүче таныклыгы алмаган, җитмәсә салып та руль артына утырган. Аның эше судта каралды...
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 июльгә каршы төндә Кама Тамагы райнында яшәүче 1989 елгы егет "Газель" автомобиленә утырып, Буа Сабантуена барырга чыга. Шәһәргә килеп җиткәч, инспекторлар аны Космовский урамында тоткарлыйлар. Шунда гына ачыклана: егет бервакытта йөртүче таныклыгы алмаган, җитмәсә салып та руль артына утырган. Аның эше судта каралды һәм карар нигезендә ул 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев