Кичә Буада 'КамАЗ' белән 'Калина бәрелеште' (фото)
Район ЮХИДИ булекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт вакыйгасы Казан-Ульяновск трассасының 105 километрында була. Казанга табан баручы "КАМАЗ" автомобиле йөртүчесе (Апас районыннан) алда бара торган "Калина"ның сулга борылуы турында сигналына игътибар итмичә, аны узарга керешә һәм бәрдерә. ДТПда "Калина" руле артындагы 18 яшьлек егет каза күрә, ул дәваханәгә озатыла.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев