Янтуган авылында 14 яшьлек бала автомобильгә бәрелде
Ышаныч һәм иминлек

Янтуган авылында 14 яшьлек бала автомобильгә бәрелде

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 сентябрь көнне көндезге 2дә була бу юл-транспорт һәлакәте. Фаразлауларга карганада, велосипедка атланган 2003 елгы малай юлда автомобиль белән хәрәкәт итүче укытучысы белән сөйләшеп барган (соңгысы, 1981 елгы ир-ат, "Хендай" автомобилендә хәрәкәт иткән). Бермәл малай, велосипеды буталып китеп, егыла һәм автомобильгә бәрелә. Нәтиҗәдә ул...

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 сентябрь көнне көндезге 2дә була бу юл-транспорт һәлакәте. Фаразлауларга карганада, велосипедка атланган 2003 елгы малай юлда автомобиль белән хәрәкәт итүче укытучысы белән сөйләшеп барган (соңгысы, 1981 елгы ир-ат, "Хендай" автомобилендә хәрәкәт иткән). Бермәл малай, велосипеды буталып китеп, егыла һәм автомобильгә бәрелә. Нәтиҗәдә ул үзәк дәваханәгә китерелә. Аның кулы җәрәхәтләнә, тиешле медицина ярдәме алгач, ул өенә кайтарып җибәрелә.

фото: ncrim.ru


Нет комментариев