Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ышаныч һәм иминлек

Язгы каникуллар башланды. Юлларда сак булыгыз!

17 марттан 31енә кадәр мәктәпләрдә язгы каникуллар. Бу чорда урамда йөрүче балалар күбәячәк. Ә автомобильчеләргә юлларда уялыкны икеләтә-өчләтә арттырырга кирәк булачак. Күпме чара күрелсә дә, республикада балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте торышы киеренке кала. Агымдагы елның ике аенда Татарстанда балигъ булмаганнар катнашында 77 ДТП теркәлде, аларда 2 бала үлде, 85е җәрәхәтләнү...

17 марттан 31енә кадәр мәктәпләрдә язгы каникуллар. Бу чорда урамда йөрүче балалар күбәячәк. Ә автомобильчеләргә юлларда уялыкны икеләтә-өчләтә арттырырга кирәк булачак.
Күпме чара күрелсә дә, республикада балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте торышы киеренке кала. Агымдагы елның ике аенда Татарстанда балигъ булмаганнар катнашында 77 ДТП теркәлде, аларда 2 бала үлде, 85е җәрәхәтләнү алды. Бигрәк тә җәяүле балаларны бәрдерү очраклары ешайды. Аларның 23е тәүлекнең караңгы вакытында булды. Буа районында исә тиңдәш чорда балалар катнашында 4 авария теркәлде. Нәтиҗәдә 1 яшүсмер һәлак булды, 3есе төрлечә яралар алды.
Бу коры статистика гына түгел, югалтулар, хәсрәт, үкенүләр. Йөртүчеләр, бу күңелсез саннар үсүгә сәбәпче булмас өчен сездән чиктән тыш саклык һәм игътибарлылык сорала. Шул ук вакытта әти-әниләрнең, укытучыларның балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең аяныч хәлләргә китерүен тагын бер кат аңлатырга һәм тәртипле җәяүле булырга өйрәтүләрен сорыйбыз!
Гомәр Әхмәтҗанов,
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.
Фото:megansk.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев