Байрак
  • Рус Тат
  • “Беренче канал” җурналисты Буа телевидениесе операторы белән Тәтештә

    Бүген “Беренче канал” тележурналислары  махсус тапшыру эзерләү максаты белән Тәтеш районына килделәр. Буа телевидениесе видеооператоры ярдәме белән алар узган елның көзендә Тәтеш районы Монастырский авылында булган фаҗига турында видеосюжетлар әзерлиләр.

    28 августта Тәтеш районы Монастырский авылы янындагы көтүлек җирендә  күп балалы гаилә башлыгының үлә гәүдәсе табылган иде. Татарстан тикшерү комитеты җинаять эше буенча аның 47 яшьлек хатыныннан гаепләде. Массакүләм мәгълүмат чараларында сораштыру вакытында аларның 9 яшьлек уллары әнисе әтисенә сугуын һәм әтисенең моннан егылуы турында язылды.  Гаиләдәге балигъ булган балалр әлеге фактны кире кактылар. Тикшерүчеләргә күрсәтмә биргән бала, җинаять кылуда гаепләнүче якның туганнары аңа басымчылык итмәсен өчен, вакытлыча махсус учреждениегә урнаштырылып торды. Кыскасы, әлеге фаҗиганың ниләр белән тәмамлануы хакында тиздән  “Беренче канал”  әзерләгән тапшырудан күрәчәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: