Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буа театрының чираттагы уңышы
Шатлыклы хәбәр!
-
Буа администрациясе каршында булган хәл ачыкланды
7 гыйнвар көнне район Советы каршында полицейский автомобильләренең Космовский урамын бүлеп алулары хакында халык арасында имеш-мимешләр күп йөрде.
-
Буа кибетендә кылынган җинаятьне полицейскийлар “кайнар эз”дән ачтылар
Узган ай ахырында шәһәрнең Вахитов урамындагы кибеттә бер ир-атның өстәлгә куйган акча янчыгын урлыйлар.
-
Буада ничек штраф түләүдән курыккан йөртүче җинаятьчегә әверелә
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-патруль хезмәтчелегенең 1 ротасының 4нче взвод инспекторы Казан-Ульяновск трассасының 104 километрында, Буа спиртзаводы каршысында “Лада-Приора” автомобилен туктата.
-
Буалы ир-ат ипотека рәсмиләштерүгә 53 мең сум биргән
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа районындагы авылда яшәүче 1978 елгы ир-ат ипотекага кредит алмакчы булып, интернетта телефон номерын күрсәтеп, заявка калдырган.
-
Буалы хатын-кызга үзеннән башка кредит рәсмиләштергәннәр
Шәһәрдә яшәүче 1957 елгы Р.га таныш булмаган ир-ат шалтырата. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул үзен банк хезмәткәре һәм Р.ның әлеге банктагы исәп-хисабыннан акча салдырырга һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерергә теләүләрен әйтә. Беррәттән әлеге һәм башка банкларда акчасы бармы-юкмы икәнен сораша.
-
Хатынының әнисен үтерергә теләгән буалы ир-атның эшен суд карый
Фаҗига быел 15 апрель көнне була.
-
Буада өлкәннәргә социаль транспорт хезмәте күрсәтелә
“Демография” милли проекты кысаларында районга яңа “Lada Largus KUB” автомобиле кайтарылды. Әлеге транспорт авылларда яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне медицина учреждениеләренә ташу өчен социаль такси хезмәтен үтәячәк. Шушы көннәрдә ул эшен башлады. Аның белән маршрутка без дә чыктык.
-
“Беренче канал” җурналисты Буа телевидениесе операторы белән Тәтештә
Бүген “Беренче канал” тележурналислары махсус тапшыру эзерләү максаты белән Тәтеш районына килделәр. Буа телевидениесе видеооператоры ярдәме белән алар узган елның көзендә Тәтеш районы Монастырский авылында булган фаҗига турында видеосюжетлар әзерлиләр.
-
Буаның суд приставлары 2 меңгә якын кешене чит илгә чыгармаганнар
Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре узган ел 1800 бурычлыга (өч район буенча) карата постановление чыгарганнар. Шуларның 205е алимент түләмәүчеләр. Шулай итеп, 2 меңгә якын кеше бурычының соңгы тиененә кадәр түләп бетермичә, Россия Федерациясе территориясеннән чыга алмаячак.
-
Казан-Ульяновск трассасында буалылар утырган автомобильдән наркотик тапттылар
Район эчке бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мондый очрак 11 гыйнвар көнне көндезге 3 тулганда була. Татарстан ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәтчелегенең аерым батальоны инспекторлары Казан-Ульяновск трассаыннан баручы "ВАЗ-21150" автомобилен туктаталар. Автомобильдә 1978 елгы йөртүче үзе һәм ике пассажир - аның яшьтәше һәм 1981 елгы буалылар була. Инспекторлар автомобиль салонын карау барышында...
-
Буа районындагы йортка караклар тәрәзә ватып кергәннәр
Район эчке бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 декабрь көнне 16 сәгатьтән алып икенче көннең көндезге 10га кадәр вакыт аралыгында билгесез кешеләр Кырык Садак авылындагы йортка тәрәзә ватып кергәннәр. Аннан алар 3 мең сум акча һәм алтын бизәнү әйберләре урлап чыкканнар. Полиция каракларны эзли, бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. фото:...
-
Татарстанда полицейскийлар 1355 легаль булмаган сим-карта алдылар, ә Буада?
Интернет сайтлар язуынча, республикада "Легаль булмаган абонент" профилактик операция үткәрелде. Аның барышында полицейскийлар иясе булмаган сим-карталар булу-булмавын ачыкладылар. Нәтиҗәдә, әйләнештән 1355 сим карта алынды. Андыйларны гадәттә, җинаятьчеләр куллана. Мондый операция Буада да узды. Бездә легаль булмаган сим-карталар табылмады. фото: oficery.ru
-
Буада хатын-кыз хатын-кызның банкомат карточкасын урлаган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең "Тургай" сәүдә үзәге территориясендәге сәүдә ноктасында сату итүче 1989 елгы хатын-кыз банкомат карточкасы югалуын һәм аңардан 3 мең сум акча алуларын белә. Бу хакта полициягә хәбәр итә. Полицейскийлар каракның эзенә тиз төшәләр, ул - 1971 елгы хатын-кыз. Бу факт буенча җинаять эше...
-
Буада ветеранның Җиңү көне бүләген һәм акчасын урлаганнар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, район авылларының берсендә яшәүче 35 яшьлек ир-ат, 1924 елгы авылдашының өенә тәрәзә аша кереп, аның Җиңү көненә бирелгән бүләк җыелмасын урлый. Шулай ук бу ир-атның бабайдан 25 мең сум акча урлавы да ачыкланды. Тикшерү бара.