Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Атылган йолдыз: “Казан егетләре”нең экс-солисты 19 елга каты режимлы колониягә озатылды
Казанның Вахитов районы суды берничә ел буе барган эшкә нокта куйды. Россиядә тыелган экстремистик төркем оештыру һәм аның тәгълиматларын таратуда 8 кеше гаепле дип табылып, каты режимлы колониягә озатылды. Алар арасында "Казан егетләре"нең экс-солисты Азат Адиев та бар. Суд карарында, Азат "Хизб ут-Тахрир" төркеменең (Россиядә суд тарафыннан тыелган террор төркеме)...
-
Буа полицейскийлары наркотикларга бәйле фактларны көчәйтелгән режимда тикшерәләр
Бу районда оператив-профилактик операцияләр уздыру белән бәйле - 13-22 ноябрь көннәрендә "Россия балалары", 13еннән 24 ноябрьгә кадәр "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясе бара. Әлеге уңайдан район эчке эшләр бүлеге балигъ булмаганнарның һәм өлкәннәрнең наркотик куллану, сату, саклау яки аларны моңа мәҗбүр итү фактлары турында белсәгез, кичекмәстән...
-
Буада 57 яшьлек бабай балалардан урлаган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 57 яшьлек ир-ат ремонт бара торган мәктәп территориясенә үтеп кереп, 7 данә корыч батарея урлаган. Бу факт буенча тикшерү беткән, эш судка җибәрелде.
-
Буа полицейскийлары юлда югалган хатын-кызны таптылар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 августка каршы төндә Геленджиктан кайтып баручы ир (1975 елгы) белән хатын (1976 елгы), юлда сүзгә килеп, соңгысы Апас районы территориясендә автомобильдән төшеп кала һәм күздән югала. Ире аны таба алмый һәм бу хәл турында полициягә хәбәр итә. Хатынның үз сөйләвенә караганда, ул...
-
Буада берничә квартирадан акча урлаучылар тоткарланды
Район эчке эшләр бүлегеннә алынган мәгълүматларга караганда, урлау фактларының беренчесе июнь башында теркәлә. Анда шәһәрнең Арефьев урамындагы бер йортның квартирасыннан 28 мең сум акча югала. Чираттагы очрак июль башында була. Шул ук урамдагы йортның квартирасыннан 24500 сум урлыйлар. Ике көннән әлеге хәл кабатлана - бу юлы шәһәрнең Ефремов урамындагы йорт...
-
Буада 42 яшьлек ир-атны наркотик белән тотканнар (+фото)
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдәге төзелеп бетмәгән йорт янында 1975 елгы ир-атны тоткарлаганнар. Ир-атның синтетик наркотиклар саклавы хакында полицейскийлар оператив мәгълүмат аша белгән. Ир-ат "ак үлемне" тарак эчендә саклаган. Тик мондый хәйләкәрлек аны коткармаган. Бу факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексы 228 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә эш...
-
Буада 9 май көнне балигъ булмаганнар бер кызны кыйнап телефонын тартып алганнар
Буа районара тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Сабирҗанов белдерүенчә, әлеге хәл 9 май көнне көндезге сәгать 11 тулганда шәһәр үзәгендәге "Дача" кафесы янында була. 2000 һәм 2002 елгы кызлар балигъ булган бер кыз белән очрашу турында алдан сөйләшеп куялар. Бу көнне алар сүзгә киләләр. Нәтиҗәдә, ике балигъ булмаган кызлар өченчесенең...
-
Судтан ФОТО-ВИДЕОрепортаж: Буада “Пятерочка” кибетеннән урлаучыларны хөкем иттеләр
Бүген шәһәр судында 7 апрель көнне шәһәрнең "Пятерочка" кибетләреннән кофе һәм аракы урлаучыларны хөкем иттеләр. Алар 1996, 1994 елгы дүрт Ульяновск шәһәре һәм өлкәсе егетләре. Шунысы кызык: әлеге кырын эшләре булмаса, егетләр бар яктан да үрнәк: алар яхшы студентлар, укуда, спортта, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашкан, Мактау грамотлары да шактый. Берсе...
-
Буада автомобиль куып алып китүчене “кайнар эз”дән тоттылар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең Камил Зыятдинов урамындагы йортларның берсенең каршысыннан "Шевроле Орландо" автомобилен куып алып киткәннәр. Тик карак еракка китә алмаган, полицейскийлар тиз эзенә төшкәннәр - 1984 елгы буалы бу җинаятьне исерек хәлдә кылган булган.
-
Прокуратура Буа мәктәпләренең химия кабинетларын ни өчен тикшерде?
Буа прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең, 2 номерлы лицеенең, сәләтле балалар өчен лицей-интернатның химия кабинетларын тикшерде. Аларда күкерт (серная) һәм тоз (соляная) кислоталары сакланган. Алар наркотик матдәләр исемлегенә кертелгән. Прокуратура әлеге химик матдәләрнең сарыф ителүен исәпкә алынмавын, журналга теркәлмәвен, моның өчен җаваплы кеше билгеләнмәвен ачыклады. Тикшерү ахырында...
-
Буа районында авыллар башында калдырырылган автомобильләрне талаганнар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике факт Козловка авылында була. Ульяновск өлкәсендә яшәүче ике ир-ат төнлә "ВАЗ-21074" автомобиленнән магнитола, аудиоколонкалар, көзгеләр урлаганнар. Ә икенчесеннән - "ВАЗ-2106" автомобиленнән шулай ук аудиоколонкалар, электр компрессоры, ачкычлар җыелмасын "сукканнар". Аннан караклар Яшевка авылына юнәлгәннәр. Авыл башындагы "ВАз-21074" автомобиленнән магнитола, аудиоколонка, документ, 20...
-
Буада мошенниклар “кызык булганнар”
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә яшәүче 1948 елгы әбинең өй телефонына мошенниклар шалтыратып, улының юл-транспорт һәлакәте ясап, кеше бәрдерүен, аны коткару өчен 7 мең сум акча кирәклеге хакында әйткәннәр. Бу вакытта әбинең улы үз янында була. Әлбәттә әби шалтыратучыларның мошенниклар икәнлегенә шунда ук төшенә, акча күчерми. Тикшерү...
-
Буаның “Пятерочка”, “Магнит” кибетләрендә Ульяновск егетләре нишләп йөргән?
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 апрель көнне шәһәрнең Төзелеш урамындагы "Пятерочка"дан билгесез затлар 13264 сумлык кофе урлыйлар. Икенче көнне дә каракларның кофега күзе "кызган", өстәвенә алар аракы да кыстырып чыкканнар. Бу факт "Шик" сәүдә үзәгендәге урнашкан "Пятерочка" да була. Полицейскийлар каракларны "кайнар эз"дән тоткарлыйлар. Алар - Ульяновск...
-
Буада суыткычтан ит урлап чыкканнар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ир-ат һәм хатын-кыз шәһәрдәге бер йортка керәләр. Алар, хуҗалар өйдә булмаудан файдаланып, стенкадан 1 мең сум акча һәм суыткычтан 5 килограмм ит урлап чыгалар. Озакламый полицейскийлар каракларның эзенә төшәләр. Әле ир-ат 2015 елда хөкем ителгән генә була. Җинаять эше судка җибәрелде. фото: donday.ru
-
23 февраль бүләге: буалы хатын иренә пычак белән кадаган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге гаиләдә 23 февраль көнне төшке аш вакытында ызгыш чыга. 1984 хатын, шактый кызып алгач, кухнядан пычак алып иренең аркасына кадый. Авыр тән җәрәхәтләре алган ир-атка район дәваханәсендә медицина ярдәме күрсәтелә. Ә балалар бакчасында эшләүче хатын озакламый эшеннән китә. Хәзер пычак "уйнатырга" яратучы...