Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада сатып алучылар берсе-берсеннән урлашалар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, беренче очрак 8 декабрь көнне була. Шәһәрнең К. Зыятдинов урамындагы "Пятерочка" кибетендә 1978 елгы хатын-кызның акча янчыгын урлыйлар. Анда 3800 сум акча була. Полицейскийлар каракны "кайнар эз"дән тоткарлыйлар. Ул - районның бер авылында яшәүче 1969 елгы хатын-кыз. Икенче факт шулай ук "Пятерочка" кибетендә,...
-
Татарстан Югары суды Буада әбине үтерүчегә ничә ел бирде?
Буа районара тикшерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә Татарстанның Югары суды 31 яшьлек Л.га карата суд карары укыды. Ул киләсе 14 елны катгый режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Суд хөкеме 10 көннән соң үз көченә керәчәк. Исегезгә төшерәбез: 21 июльгә каршы төндә Буада яшәүче әбине, өенә кереп үтереп, 900 сум...
-
Әлши фермасыннан сыерлар кая киткән?
Полициянең участок вәкиленә ике сыерның юкка чыгуы хакында Әлши авылы кергән "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы филиалы бүлекчәсе директоры әйтә. Әлегә малкайларны таба алмыйлар. Бүлекчәгә китергән зыян 109572 сум исәпләнә.
-
Буалы ир-атны хатыны чәнчегән
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, район авылларының берсендә яшәүче гаиләдә кичен ызгыш чыккан. Кызу бәхәс вакытында хатыны 50 яшьлек ирнең корсагына пычак белән кадаган. Нәтиҗәдә ирне район үзәк дәваханәгә илткәннәр. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Бүген буалы хатын-кызны баласыз калдырдылар (судтан репортаж, +фото)
Без газетага да, сайткада әлеге ананың бер баласын кыш көне урамда калдыруын да, соңгысын - 9 айлык сабыйны карамыйча исереп йөрүе хакында да язган идек. Бүген ул судта өендә баласына барлык шартлар да тудырылганлыгы, соңгы сабыеның әтисе булган ир-атның эшләвен, аларның улларын кире кайтарырга теләүләрен, гомумән яхшы гаилә булуын расларга...
-
Буада танышына пычак кадаучы хатын-кыз җәзасын алды
Шәһәр прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, кичке 10нчы яртыда 32 яшьлек Е. танышында кунак була, ул анда исергән килеш икенче кунак белән бәхәсләшә башлый. Ул аңа төрле ямьсез сүзләр генә әйтеп калмый, кухнядан пычак алып чыгып, ир-атның сул күкрәгенә кадый. Судта Е. үз гамәле өчен бик үкенде. Аңа карата 1,6 ел...
-
Буада бала велосипед урлаган
Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесенең өлкән инспекторы Динар Низамов с үзләренә караганда, әлеге хәл 18 сентябрьгә каршы төндә була. "Батыр" спорт мәктәбе яныннан 10 яшьлек бала вакытлыча караучысыз калган велосипедны урлый. Бу факт буенча тикшерү бара. Фото: lostbike.ru
-
Буада авыл җирлеге башлыгы законсыз җир биргән
Шәһәр судыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу факт 2010 елда була. 1969 елгы авыл җирлеге башлыгы Л.га авылдагы җир участогы бирелү турында язманы хуҗалык китабына 1997 ел белән теркәп, ялган белешмә бирә. Нәтиҗәдә Л. әлеге белешмә нигезендә җирне рәсмиләштерә. Мондый тагын бер кат кабатлана - бу юлы ул А.га ялганлап җир...
-
Буа районында хәсрәт әни 300 мең сумнан күбрәк алимент җыйды
Суд приставларының Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1980 елгы ана беркая дә эшләми, тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. Ике баласын карамау сәбәпле, ул ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Фото: liveinternet.ru
-
Буада исерек килеш 50 мең штраф җыючының автомобиленә арест салдылар
Суд приставларының Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә яшәүче 1974 елгы ир-ат әлеге 50 мең сум штрафны исерек килеш транспорт белән идарә итү нәтиҗәсендә җыйган. Ул бурычын түләргә җыенмый. Эш судта да каралган. Суд приставлары тарафыннан аның чит ил автомобиленә арест салынды. Фото: fssprus.ru
-
Буада күп миллионлык кредитын түләмәүченең кибетен сатуга куйганнар
Суд приставларының Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1963 елгы ир-ат кредитны 3 банктан алган. Бүгенге көнгә аның бурычы 4 миллион сумнан күбрәк. Суд приставлары аның кибетенә арест салганнар. Кирәкле документлар әзерләнгәч, кибет сатылачак. Тик бу акча да әлеге бер банкка гына булган кредитны түләүгә тотылачак....
-
Бүген телевидение аша Буа тикшерү бүлекчәсе һәм Буа шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре буалы әбине үтерүдә шикләнелүчене ничек тоткарлау турында чыгыш ясаячаклар
Бүген "Буа дулкыннары" телерадиоканалының 19 сәгатьтә булачак "Яңалыклар" тапшыруында Буа тикшерү бүлекчәсе һәм Буа шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре буалы әбине үтерүдә шикләнелүчене тоткарлау турында чыгыш ясаячаклар.
-
Буалы әбигә “банк приколов” акчасын тоттырып киткәннәр
Райн эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда 2 август көнне Буада янәдән бер мошенниклык очрагы теркәлә. Билгесез хатын-кыз шәһәрдә яшәүче 1937 елгы әбине үзе белән пенсия фондыннан килүче дип таныштыра. Әңгәмә барышында ул әбинең ышанычын аклап 28 мең сум акчасын үзләштерә, ә чын акчалар урынына "банк приколов" дигән уенчык акча...
-
Буалы мошенникларга 5 мең сумга якын акча күчергән
Күптән түгел буалы Н.ның кесә телефонына аның банк карточкасы ябылган дигән СМС хәбәр килә. Н. СМС хәбәр җибәрүче белән элемтәгә керә, анысы банк карточкасын яңадан ачырга ярдәм итә, тик моның өчен барлык әйткәннәрен башкарырга куша. Н.шунда ук якындагы банкоматка бара, мошенниклар әйткән номер белән "Мобиль банк"ка теркәлә. Мошенникларга шул гына...
-
Бурычка акча алып азартлы уеннарда оттырган ир-ат Буа полицейскийларына ялган гариза язган
Шимбә көнне район эчке эшләр бүлегенә 1992 елгы Тәтеш районында яшәүче ир-ат килә. Ул автомобилендәге кечкенә сумкасын урлауларын, анда 90 мең сумга якын акча булуы хакында хәбәр итә. Ул шулай ук документларның, банк карточкаларын югалуы хакында да гариза яза. Тикшерү барышында урлау фактының бөтенләй булмавы ачыклана. Ир-ат Тәтештәге эшмәкәрдән бурычка...