Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буада сатып алучылар берсе-берсеннән урлашалар

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, беренче очрак 8 декабрь көнне була. Шәһәрнең К. Зыятдинов урамындагы "Пятерочка" кибетендә 1978 елгы хатын-кызның акча янчыгын урлыйлар. Анда 3800 сум акча була. Полицейскийлар каракны "кайнар эз"дән тоткарлыйлар. Ул - районның бер авылында яшәүче 1969 елгы хатын-кыз. Икенче факт шулай ук "Пятерочка" кибетендә,...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, беренче очрак 8 декабрь көнне була. Шәһәрнең К. Зыятдинов урамындагы "Пятерочка" кибетендә 1978 елгы хатын-кызның акча янчыгын урлыйлар. Анда 3800 сум акча була. Полицейскийлар каракны "кайнар эз"дән тоткарлыйлар. Ул - районның бер авылында яшәүче 1969 елгы хатын-кыз.

Икенче факт шулай ук "Пятерочка" кибетендә, бу юлы шәһәр үзәгендәгесендә теркәлә. Биредә 21 яшьлек кызның кесә телефонын һәм аның тышлыгына кыстырып куелган 5 600 сум акчасын чәлдерәләр. Бу угры да тиз тотыла. 1967 елгы хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылды.

Фото: rikatv.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев