Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада 26 яшьлек ир-ат полиция хезмәткәрен кимсеткән
11 май көнне шәһәрнең Комсомол урамында яшәүче хатын-кыз А.ның квартира ишегенә зыян китерүе хакында полициягә шалтырата. Әлеге адрес буенча килгән полицейскийлар А.ны тынычландырырга тырышканда, А. аларга дорфа сүзләр әйтә. Судта А. үз гаебен тулысынча таныды. Ул дәүләт файдасына 6 мең сум штраф түләячәк.
-
Буада кеше талаган ир-ат һәм хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды
23 яшьлек Ю. танышының өенә килеп акча сорый. Тегесе акча бирүдән баш тарткач, аны кыйный. Шул ук көнне ул таныш хатын-кызы А. белән әлеге танышының өенә үтеп кереп, 300 сум акча алып чыгалар. Ә моңарчы А. шул ук танышның кесәсеннән 1000 сум акча урлаган була. Шушы көннәрдә аларга карата суд...
-
Буа полицейскийлары пластик шешә белән алкоголь эчемлек саклаучыларны “эләктерделәр”
Июнь аендагы беренче очрак 7се көнне була. Кичке 7 тулганда полицейскийлар Буа шәһәрендә 1948 елгы ир-атның өеннән пластик шешәгә тутырылган 0,6 литр составы билгесез исерткеч эчемлек табалар. 10ы көнне мондый законсыз товар хуҗасын Казан-Ульяновск трассасында тоткарлыйлар. Киров өлкәсендә яшәүче ир-атның "ВАЗ-210740" автомобиле багажнигында ун 1,5 литрлы пластик шешәдә шулай ук...
-
Буада бер кибеттә ялган 5 мең сумлык акча табылды
Әлеге хәл Раково авылында була. Кибетче 5 мең сумлык ялган акча барлыгы турында полициягә хәбәр итә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Буа прокуратурасы туберкулезга тикшерелергә теләмәүчеләрне моны эшләргә мәҗбүр итә. Бу хөкем ителүчеләргә кагыла
Закон буенча изолятордан һәм төзәтү учреждениесеннән азат ителүчеләр, туберкулез авыруы билгеләре булса-булмаса да, 2 ел дәвамында елга ике тапкыр профилактик медицина күзәтүе үтәргә тиешләр. Буа прокуратурасы районда әлеге законның үтәлешен тикшерде. Аның барышында районда яшәүче 4 кешенең 2014-2015 елларда төзәтү учреждениесендә җинаять җәзасын үтәп чыккач та медицина тикшерүен үтмәве ачыкланган....
-
Буада бозаулар кая “югала”?
26 май көнне Таковар авылы фермасыннан ике бозау юкка чыкканлыгы ачыклана. Бозаулар ферма территориясендә урнашкан җәйге кардадан урланган икәнлеген беләләр. Җинаять "кайнар эз"дән ачыла, карак - башка авылда яшәүче 1992 елгы ир-ат. Фото: doska-perm.ru
-
Иске Суыксуның трактор паркыннан чәчү агрегаты запчастен урлаганнар
Әлеге факт хакында полициягә 29 апрель көнне килеп ирешә. Чәчүлек техникасының запчасте узган елның май аеннан быел апрель аена кадәр аралыкта югалган дип фаразлана. Каракны эзлиләр Фото: http://www.panoramio.com
-
Буа районында ялган документ рәсмиләштергән авыл җирлеге башлыгына карата суд эше каралды
Үз вазифасыннан кирәгеннән артык файдаланган өчен чираттагы авыл җирле башлыгына карата суд утырышы булды. 1964 елгы авыл җирлеге башлыгы дүрт эпизодтан торган җинаять эшендә гаепләнә. Ул 2012 елда җирлекнең башкарма комитеты секретарена шул авылда яшәүченең билгеле кадастр номерлы җир участогына милекче хокуклары булу турында хуҗалык китабыннан ялган күчермә әзерләргә куша....
-
Буалы ир-ат ЮХИДИ инспекторлары өстеннән ялган гариза язган
Гыйнвар аенда төнге 1нче яртыда ике ЮХИДИ инспекторы шәһәрнең Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары тыкрыгын патрульләгәндә, "Дэу-Нексия" автомобиле руле артында утырган ир-ат аларны күргәч кисәк кенә Якты урамына борыла. Бу хәлгә игътибар иткән инспекторлар аның артыннан баралар. Ир-ат исә автомобилен ташлап калдырып качарга тырыша. Тик аны инспекторлар тоткарлыйлар һәм полиция...
-
Буалы хатын-кыз үзе эшләгән кибеттән товар урлаган
Узган ел көзен Н. көнкүреш техникасы сата торган кибеткә эшкә урнаша. Ә декабрь аенда шул кибеттән 2990 һәм 16980 сум торучы кесә телефоннарын урлаган. Шушы көннәрдә 24 яшьлек Н. га карата суд булды. Ул дәүләт файдасына 10 мең сум штраф түләячәк.
-
Буа юл инспекторларына төнлә автомобиленнән төшереп калдырылган һәм кыйналган тәтешле мөрәҗәгать итте
Кичә төнге сәгать унберләр тирәсендә район ЮХИДИ хезмәткәрләренә 1963 елгы Тәтеш районы яшәүчесе мөрәҗәгать итте. Тәтештә берничә яшь кеше АЗС янында аның автомобилен тартып алып куып китәләр, үзен кыйнап калдыралар. Тәтешле юл уңаенда очраган автомобиль белән Буага килә һәм ЮХИДИ инспекторларын таба. Аны җиңелчә җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә китерәләр....
-
Буалы күршесенең мунча-сарайларын баскан
Шәһәрдә яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз полицягә билгесез затның өй артындагы мунча, сарайларга кереп, аннан алюмин фляганы, автомобиль запчастьләрен урлау факты турында хәбәр итә. Каракның шәхесе билгеле - ул зыян күрүче хатын-кыз яшәгән өйдән берничә йорт аркылы гына яшәүче 1986 елгы ир-ат. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.
-
Буада ир-ат ярты ай дәвамында фермадан сөт порошогы урлаган
Район авылларының берсендә яшәүче 40 яшьлек ир-ат "Ак Барс Буа" җәмгыятенең "Гигант" бүлекчәсе фермасыннан капчыкларга тутырылган коры сөтне беренче тапкыр 12 мартка каршы төндә урлый. Мондый хәл 16, 21 мартка каршы төндә дә кабатлана. Соңгы мәртәбә - 30 мартка каршы төндә 4нче тапкыр урлап кайткач, полиция хезмәткәрләре аның эзенә төшә....
-
Ничек мошенниклар Буада автомобиль «сатканнар»
Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 1965 елгы Н. Авито сайтыннан "Лада Приора" автомобиле сатылу турындагы игълан күрә. Белдерүдә күрсәтелгән телефонга шалтырата. Автомобиль "хуҗасы" аңа әлеге автомобильне алучылар күп булуын, башкаларга сатмас өчен алдан 5 мең сум акча биреп куярга кирәклеге хакында әйтә. Н. Үзе белән бары тик 2 мең сум гына...
-
Мөкерле авылында суыткычкычлардан кем азык-төлек урлый?
1980 елгы ир-ат Мөкерле авылындагы йортка төнлә үтеп кереп, суыткычтан азык-төлек урлый. Урланган товарның бәясе 1 мең сумнан да күбрәк. Әлеге ир-ат беркая да эшләми, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярата. Болары белән туклангач, ул тагын бер йортка "сәяхәт кылырга" уйлый. Бу йорттан шулай ук азык-төлек, 5 мең сумлык хатын-кыз курткасын урларга...