Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иске Суыксу авылындагы кибетне “бастылар”
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 мартка каршы төндә Иске Суыксу авылындагы азык-төлек кибетен "басып" чыкканнар. Караклар кибеттән 3400 сум акча, 1000 сумлык азык-төлек алганнар. Полицейскийлар угрыларны "кайнар эз"дән тоткарладылар. Алар шул ук авылдан 18 һәм 17 яшьлек егетләр. Соңгысы әлеге кибеттән быел февраль аенда бер тапкыр 2500...
-
Буада хатын-кыз "агу" саткан
Район авылларының берсендә1951 елгы хатын-кыз эчәргә ярамаган этил спиртына су кушып, сыеклыкны бушаган аракы шешәләренә тутырып сатар өчен өендә саклаган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге фактны ачыклагач, контроль сатып алу оештыралар һәм алынган алкоголь продукцияне Казанга экспетизага җибәрәләр. Аннан сыеклыкның кеше сәламәтлегенә зыян китерүе турында нәтиҗә кайтарыла. Хәзерге көндә кеше...
-
Буа прокуратурасы Бик-Үти авылында санкцияләнмәгән карьер барлыгын ачыклады
Буа прокуратурасы тикшерү барышында Бик-Үти авыл җирлегендә ком-таш җитештерелүче санкцияләнмәгән карьер барлыгын ачыклады. Әлеге карьер барлыкка килү акасында 2 гектар чәчү җире яраксыз хәлгә килгән. Прокуратура тарафыннан Бик=Үти авыл җирлеге җитәкчелегенә әлеге җитешсезлекне читләштерү хакында административ иск бирелде.
-
Карак җинаять урынында йоклап киткән
17 март көнне исереп алган ир-ат Казандагы бер йортка кереп телевизор урлап чыга. Тик чыгу юлында ул аягы таеп егыла һәм шул урында йоклап китә. Хәсрәт карак хәзерге көндә тоткарланган, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Чыганак: "События"
-
Буалы егет ни өчен Россия һәм Татарстан флагларын урлаган?
Кышкы төндә 25 яшьлек егет Зур Фролово мәктәбе алдына куйган Россия һәм Татарстан флагларын урлый. Ул судта бу гамәлен "патриотлык хисе ташу" белән аңлата. Әмма суд башкача карар чыгарды: ул дәүләт файдасына 6 мең сум штраф түләячәк.
-
Буа районында яшәүче мошенник кушканны үтәп акчасыз кала
Районның бер авылында яшәүче 45 яшьлек Л.ның кесә телефонына таныш түгел хатын-кыз шалтырата. Ул үзен банкның куркынычсызлык хезмәтчелеге хезмәткәре дип таныштыра һәм булышырга теләвен әйтә. "Ярдәм" түбәндәгедән гыйбарәт - имеш. Л.ның банкомат карточкасының паролен белгәннәр дә, исәп-хисаптагы барлык акчаны Самара өлкәсе яшәүчесе исеменә күчергәннәр. Ә ул - "банк куркынычсызлыгы хезмәткәре"...
-
Буада Ефремов урамындагы йортка килгән кунакларның берсе хуҗаның акча янчыгын да эләктереп китә
7 мартта шәһәрдәге бер квартирада танышлар бер көн алдан 8 март бәйрәмен билгеләп үтәргә керешәләр. Каты эчемлекләр куелган өстәл артында. Алар киткәч хуҗаның суыткычка куелган 52 мең сум акчасы юклыгы ачыклана. "кайнар эз"дән тотылган каракның шәхесе билгеле - ул 1988 елгы буалы, ягъни кунакларның берсе.
-
Буада кафе хезмәткәре ике телефоныннан да колак каккан
Шәһәрнең Космовский урамындагы кафеда эшләүче, буалы хатын-кыз "LG", "Nokia" маркалы телефоннарын кафе кухнясының тәрәзә төбенә куйган. Ул арада кухняга таныш түгел ир кереп чыккан. Шуннан соң телефоннардан җилләр искән. Полицейскийлар каракны эзлиләр. Фото:segodnya.ua
-
Буада умарта ояларын урлаганнар
Бу хакта полициягә умарта ояларының хуҗасы хәбәр итә. Карак умарта гаиләсе белән 5 ояны урлап китә. Шул рәвешле угрылар хуҗага 35 меңлек зыян китергәннәр. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Буада хатын-кыз чит өйдән телефон урлаган
Буалы хатын-кыз шәһәрнең Карл Маркс урамындагы йортта кеше юклыктан файдаланып, чит телефонны яшереп кесәсенә тыга. Шулай итеп ул телефон хуҗасына 1700 сумлык зыян китерә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Буа районында “хезмәт вазифасын файдаланып аерым эре күләмдә мошенниклык” эше тикшерелә
"АиФ-регион" газета кушымтасы хәбәр итүенчә, ТР буенча Республика Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча Буа районыныда 29 котельныйны мөлкәткә законсыз алу турында җинаять эше актив тикшерү стадиясендә тора. Гаеплегә карата "хезмәт вазифасын файдаланып аерым эре күләмдә мошенниклык" буенча эш ачылган.
-
Буада кибеттә ялган акча белән товар алучыны эзлиләр
Шәһәр үзәгендәге "Магнит" кибетендә билгесез зат товар алып, 5 меңлек ялган купюра белән түләгән. Полицейскийлар хәзерге көндә кибет эченә куелган видеокамера язмасын тикшерәләр һәм башка төр эзләү чаралары алып баралар. Ә ялган купюра экспетизага җибәрелде. Бу факт буенча җинаять эше ачылды.
-
Буада егет бабайның акчасын урлаган
Буада шәхси йортта яшәүче 80 яшьлек бабай билгесез затның аның өеннән 18 мең акчасын урлап чыгуы хакында полициягә гариза яза. Җинаятьчене "кайнар эз"дән табалар. Ул - 26 яшьлек буалы ир-ат. Бу очрак буенча да җинаять эше ачылды.
-
Буада ар-атны планшетсыз калдырганнар
Планшеты югалуы турында полициягә 1972 елгы ир-ат шалтырата. Ул аның кичке 5ләр тирәсендә үзе яши торган йорт янында юкка чыгуын әйтә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу факт буенча тикшерү барышында планшет хуҗасына кунак килүен, аларның бергә кәеф-сафа корып утырганлыгын ачыклыйлар. Яшәү урыны белән башка районда теркәлгән 1983 елгы ир-ат планшетны...
-
Буа прокуратурасы законсыз товар сатучы интернет-кибетләрне ачыклады
Бу закон бозу факты прокуратура хезмәткәрләренең чираттагы тикшерүе барышында табылды. Барлыгы 3 интернет-сайтта интернет-кибет оештыручылар автомобильнең дәүләт номерларын ЮХИДИ камерасына күрсәттерми торган наклейкалар саткан. Хәзер әлеге тикшерү эше шәһәр судына җибәрелде. --