Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мөкерле авылында янында булган ДТП хакында яңа фактлар билгеле
Узган шимбәдә сәгать 7нче 10 минутта полициянең кизү тору бүлеге хезмәткәрләре Мөкерле авылы янындагы автомобиль юлында (Мөкерледән Буага бара торган якта) ир-ат ятуы хакында хәбәр алалар. Полицейскийлар әйтелгән урынга баргач, юлда ятучы ирнең шәхесен ачыклыйлар, ул - Мөкерле авылында яшәүче 1956 елгы ир-ат. Ул төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә...
-
Буада гыйнварда ике суррогат алкоголь сатучы “эләкте”
Аларның берсе көмешкә кайнатып халыкка саткан, икечесе техник спиртка су кушып әлеге катнаш эчемлекне реализацияләгән. Әлеге фактлар буенча тикшерү үткәрелә.
-
Буада өстендә 50 мең сум штрафы булган исерек автомобильче тоткарланды
Ир-ат Казанның җәмәгать суды тарафыннан 50 мең сум штрафка тартылган булган инде. Шуңа карамастан ул исерек килеш транспорт белән идарә итүдән туктамаган булып чыга. Соңгы тапкыр аны исерек килеш шәһәрнең Гагарин урамында, "ВАЗ-2121" автомобиле руле артында тоткарладылар.
-
Буада кар көрәүче хуҗаның акчасын урлаган
Шәһәрдә 76 яшьлек бабай ишегалдыннан, өй тирәләреннән кар көрәргә дип В. исемле ир-атны чакыра. Анысы бабайга булышырга кичен килә. Бераз карны чистарткач кичке 6лар тирәсендә өйгә җылынырга дип керә. Кухнядагы киштәгә куелган акча янчыгын күреп, аннан 1,5 мең сум урлый. Бабай бу хакта "ярдәмче" киткәннән соң гына күреп ала һәм...
-
Буада ноутбук урлаучы тотылды
Шәһәрдәге сәүдә үзәге киштәсеннән 28999 сумлык ноутбок урлап чыгу факты турында хәбәр полициягә 9 гыйнвар көнне керде. Бу көнне 16 сәгатьтә районның бер авылында яшәүче 1987 елгы ир-ат кибеттән ноутбок урлап чыга. Ул үзенең кылганын кибет эченә куелган видеокамера яздырып баруы хакында уйламаган да. Бүлекнең оператив хезмәткәрләрләре видеоязма ярдәмендә каракның...
-
Зур Фроловода каравылчы өенә ут төртүдә шикләнелүченең башка җинаятьләре дә ачыкланды
10 гыйнварда 1991 елгы шушы авыл егете "төнге сәяхәтен" сәгать 2 тулганда башлый. Алдан ике Россия Федерациясе, ике Татарстан флагын урлый. Ул бу гамәле белән 2200 сум зыян китергән. Егет моның белән генә тукталып калмыйча, 1960 елгы авылдашының йорты каршысындагы металл рәшәткәләрне җимергән. Моннан зыян 15 мең сумлык дип бәяләнә.
-
Буада бер ир икенчесенә үч итеп автомобилен ваткан
Бу хәл Яңа ел алдыннан була. Ике ир-ат сүзгә килгәч, икенчесе аңа үч итәргә уйлый. Ул төнге 3нче яртыда шәһәрнең күпкатлы йорт алдында калдырылган "Лада Калина" автомобилен авыр предмет белән вата башлый. Ул автомобильнең алгы бамперын, фарларын, тәрәзәсен вата. Полиция хезмәткәрләре аны тиз эзләп таптылар. Хәзер аңа карата җинаять эше...
-
Волгоград - Нижневартовск поездыннан төшерелүчеләр турында яңа фактлар
Узган җомгада Буа станциясе аша узучы Волгоград - Нижневартовск поездыннан күкрәге травматик корал белән атудан яраланган һәм аңа атучы пассажирларны Буа полиция хезмәткәрләре төшерүен язган идек. Беренчел мәгълүмат төгәенләнде - поездда баручы яшьләр компаниясендә чыннан да тавыш чыккан һәм алар үзара мөнәсәбәтләрне корал белән ачыклаганнар. Юлдашына атучы сак астына алынды,...
-
Буа егетләре мич урлаган
Ике егет, алдан сөйләшеп, шәһәрдәге йортларның берсендәге теплица эченә керәләр. Андагы "Бренеран" маркалы мичне кисеп алып алып чыгып китәләр. Шул рәвешле хуҗага 10 мең сумлык зыян китерәләр. Караклар тиз тотылды. Алар икесе дә 28 яшьтә, Буада яшиләр . Караклыкта шикләнелүчеләргә карата җинаять эше кузгатылды.
-
Буадагы кибеттән сатучыны куркытып күлмәк алып чыгып киткәннәр
1968 елгы хатын-кыз 1670 сум торучы күлмәк сайлый. Әмма товар өчен акча түләмичә, сатучыга янап, күлмәкне алып чыгып китә. Фаразларга караганда, ул сатучыга суккан, анысы тән җәрәхәтен күрсәтеп дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Караклыкта шикләнелүче хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылды. Фото: 2s2b.ru
-
Каенлык авылында электр чыбыкларын кискәннәр
15 декабрьдән 16сына каршы төндә Каенлык авылының элеккеге машина-трактор паркы территориясеннән баганалар арасындагы алюмин электр чыбыкларын кисеп алып киткәннәр. Каракларның шәхесе әлегә билгесез. Тикшерү бара. Фото: rss.ukrnews.net
-
Буада Казахстан аракысын алып кайтучыларны тоткарладылар
Беренче факт 30 ноябрь көнне була. Казан-Ульяновск трассасында ЮХИДИ хезмәткәрләре "ГАЗель"ны туктаталар. Рульдә 1986 елгы Саратов өлкәсе кешесе була. Автомобиль кузовында 1174! литр Казахстан аракысы табыла. Аның бу продукциягә документлары да булмый. Икенче очракта да автомобильченең документлары булмый. 3 декабрьдә "ВАЗ-21093" автомобиле белән идарә итүче Казахстан республикасы кешесе 101,4 литр...
-
Буалы мошенник сүзенә ышанып, Тверьга "ЗиЛ” алырга барган
Район авылларының берсендә яшәүче Авито реклама сайтыннан "ЗиЛ-131" автомобилен күрә. Товарның рәсеме дә, бәясе дә аңа ошый. Ул автомобильнең "хуҗасы" белән элемтәгә керә. Анысы әлеге "ЗиЛ"ны алырга теләүчеләр күп, шуңа да 5 мең сум аванс күчерергә туры киләчәк дип әйтә. Сатып алучы шулай итеп башта 5, аннан 45, соңыннан 50...
-
Буада каенанасын кыйнаган киленгә һәм аның иренә суд булды
Июль аенда авылда 46 яшьлек В. һәм аның хатыны 40 яшьлек Л., икесе дә исереп алгач, В.ның әнисе белән сүзгә киләләр. Бәхәс барышында, Л. каенанасының киеменнән тартып алып, этеп җибәрә. Өлкән яшьтәге хатын башы белән диварга бәрелә, аннан килен аның башына, битенә, гәүдәсенә тибә, моңа ире дә кушыла. Нәтиҗәдә, өлкән...
-
Буада әнисен кыйнаган ир-атка карата хөкем карары чыгарылды
Сентябрь аенда авылда 45 яшьлек М. әнисебелән сүзгә килгәч, ул аны җиргә ега, аннан башын тотып, берничә тапкыр җиргә суга, үтерү белән яный. Өлкән яшьтәге хатын-кыз җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Шушы көннәрдә М.га карата суд булды. Ул гаебен өлешчә таныды. Суд аны 120 сәгать мәҗбүри эшләргә билгеләде.