Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
В Буинске разукомплектовали трансформатор общества «Электрические сети»
Неизвестные лица разукомплектовали трансформатор электрической подстанции на территории бывшего садово-дачного общества «Сахарник». Аналогичное преступление было совершено и на подстанции, расположенной на окраине села Мещеряково. Пока личности воров не установлены. Фото:.ru-kartinki.com
-
Буада әбине талап, үзен идән астына ябучыларны хөкем иттеләр
Вакыйганы тагын бер кат исегезгә төшерәбез: 22 июльдә төнге сәгать беренчедә исереп алган Г. белән Е. ялгыз яшәүче карчыкның йортына киләләр. Пар языз ниятен тормышка ашырырга көндез үк план кора. Максатлары әбинең өенә бәреп кереп, куркытып, карышса, кыйнап, акчасын, кыйммәтле әйберләрен талап китү була. Таларга ният кылучылар кулларына эз калдырмас...
-
Буада 26 яшьлек егеттә наркотик таптылар
Казан - Ульяновск трассасының 101нче километрында полицейскийлар "ВАЗ-21120" модельле автомобильне туктатылар. Рульдә 1989 елгы буалы егет була. Тентү үткәргән вакытта аның курткасының кесәсендә шырпы кабына салынган карасу төстәге матдә табалар. Тикшерү шырпы кабында гашиш икәнлеген күрсәтә. Барлыгы 2,42 грамм. Хәзерге көндә наркотик саклаучы егеткә карата җинаять эше кузгатылды.
-
Буада ире өчен автомобильдән үч алган хатын-кызга һәм аның дустына карата суд карары чыгарылды
Быел июль аенда 1985 елгы хатын-кызның чит хатынга киткән элеккеге иреннән үч алу ниятендә дус кызы белән бергә автомобилен ватканын язган идек. Хатын-кызлар төнлә ирнең Ефремов урамындагы күпкатлы йорт каршында торучы "ВАЗ-21099" автомобиленең кирпеч белән сугып алгы як тәрәзәсен ватканнар, көпчәкләрен кисеп тишкәннәр, кузовына кадак белән сызганнар. Көнче хатын моның...
-
Буа шәһәр прокуратурасы: бакчаларга сыйфатсыз атланмай китергәннәр
Күптән түгел Буа шәһәр прокуратурасы районның контроль-исәпләү палатасы белән берлектә балалар бакчаларын азык-төлек белән тәэмин итүдә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Алар шәһәрнең "АБВГДЕЙКа", "Кояшкай", "Әкият" балалар бакчаларын тәэмин итүче Казанның "Форсат" җәмгыятенең товар китерүгә заказ кабул итүне, эш башкаруны, дәүләт һәм муниципаль кирәк-яракка хезмәт күрсәтүне законлы башкару-башкармавын тикшерделәр. "Кояшкай" балалар...
-
Боерган авылында көмешкә сатучы тотылды
Күптән түгел полицейскийлар Боерган авылында 54 яшьлек көмешкә сатучыны "эләктерделәр". Хәзер аннан алынган спиртлы сыекча, кеше гомеренә зыян китерү-китермәвен ачыклау өчен, Татарстан Эчке эшләр эксперт үзәгенә тикшерүгә җибәрелде.
-
Буада көтүлектә җәнҗал чыга
19 октябрь көнне 59 яшьлек ир хатыны белән шәһәр территориясеннән ерак түгел урынга сыерларны көтүгә алып чыгалар. Алар көтүлек җирендә бәхәсләшеп китәләр. Сүз белән генә хатынын җиңә алмаган ир кул күтәрә башлый. Ул агач чыбыркы сабы белән аны кыйный. Әлеге хәлгә түзә алмаган хатын бу хакта полициягә гариза яза. Тикшерү...
-
Буа, Апас, Яшел Үзән шәһәрләрендә салым буенча өлкән инспектор вазифасын башкаручы ришвәт алган өчен ирегеннән мәхрүм ителде
Тикшерү фаразы буенча гаепләнүче эшмәкәрләрне тикшерүләр белән куркытып, үз яклавы астына алуны тәкъдим итте. Региональ прокуратура һәм тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, ул Яшел Үзән шәһәрендәге түләү терминаллары хуҗаларыннан даими рәвештә акча алып торган. Соңгы тапкыр С. терминаллар тотучы бизнесын ябарга килгәч, аннан, эшен җайлап торырга вәгъдә итеп, 224 мең сум...
-
Буалы ир-ат экстремистлыкка каршы законны бозуда гаепләнде
Шәһәр прокуратурасы экстремистлыкка каршы көрәшү максатыннан интернет челтәрендә тикшерү үткәрде. Аның барышында буалы Р.ның интернет челтәрендәге шәхси битендә, фоторәсемнәр бүлегендә экстремистик характердагы материаллар тапты. Аларны һәркем кереп карасын өчен Р. әлеге мәгълүматларны ачык килеш калдырган. Ул "Ислам азат итү партиясе" (Хизб ут-Тахрир аль Ислами") халыкара террорчылык җәмгыяте әгъзалары файдаланган логотибка...
-
Яңа Тинчәледә яшәүче 30 яшьлек ир-ат алтынчы тапкыр хөкем ителде
М. агымдагы елның 12 маенда кеше кыйнаган һәм үлем белән янаган өчен Буа районының 2 номерлы суд участогының Җәмәгать суды тарафыннан 1 ел да 8 айга иреген чикләүгә хөкем ителгән иде. Алтынчы тапкыр. 2 июньнән ул Буа җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торган. Әмма, инспекция начальнигы Нияз Закиров әйтүенчә, төзәлергә уйламаган...
-
Буадагы районара тикшерү комитетында этне җәзалаучының җинаять эшен тикшерделәр
Күптән түгел Буадагы районара тикшерү комитетында 42 яшьлек ир-атның җинаять эшен тикшереп бетереп судка җибәрделәр. 25 май көнне Тәтеш шәһәрендә 42 яшьлек ир-ат Көньяк урамындагы йортларның берсендә подъезд каршында бер этне дәшеп ала һәм аңа баудан ясалган элмәк киертеп муеныннан асып тора. Аннан соң ул тимер торба алып этнең башына...
-
Буада ике егетттә наркотик табылды
1 сентябрьдә кичке тугызлар тирәсендә Казан - Ульяновск трассасының 110нчы километрында (Карлы авылы янында) полицейскийлар "Ока" автомобилен туктаталар. Рульдә 1993 елгы ир-егет була. Хокук саклау хезмәткәрләре "Ока"ның салонын караганда киптерелгән килеш авырлыгы 168 граммнан күбрәк булган марихуана табалар. 1993 елгы пассаҗирның курткасының уң як кесәсендә гомуми киптерелгән авырлыгы 4 грамм...
-
Буада әлшиле калдырган телефон Ульяновск кешесендә табылды
30 август көнне Әлши авылында яшәүче егет Буаның үзәк базарында, сәүдә палаткасында чалбар киеп караганда кыйммәтле телефонын онытып калдыра. Июль аенда гына сатып алган телефонның бәясе 9 мең сумга якын тора. Егатнаң әнисе гаризасы буенча килгән полиция хезмәткәрләре мобильникны кем алуын кайнар эздән ачыклыйлар. Ул Ульяновск шәһәрендә яшәүче хатын-кызда табыла....
-
Буада автомобиль салоныннан хатын-кыз сумкасын урладылар
30 августта кичке җиденче яртыларда шәһәрнең Үзәк урамында урнашкан "Пятерочка" кибете алдында калдырган була хуҗа автомобилен. Килгән төшенә салонда сумкасы юклыгын күрә. Анда аның документлары, ике саклык кенәгәсе, кәрәзле телефоны була. Полиция хезмәткәрләре каракны "кайнар эз"дән тоткарлыйлар.
-
Буалы автомобилен урлау турында полициягә ялган хәбәр биргән
30 август көнне 1986 елгы буалы ир-ат 29ыннан 30ына каршы төндә шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы күпкатлы йорт алдыннан "ВАЗ-21093" автомобилен урлап китүләре турында район эчке эшләр бүлегенә килеп гариза яза. Шул ук көнне иртәнге якта җинаятьчеләрне эзләү бүлеге опервәкиле Адав-Толымбай авылы һәм Буа шәһәре арасында Нарат ураманында шундый ук дәүләт...