Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буалы ир-ат экстремистлыкка каршы законны бозуда гаепләнде

Шәһәр прокуратурасы экстремистлыкка каршы көрәшү максатыннан интернет челтәрендә тикшерү үткәрде. Аның барышында буалы Р.ның интернет челтәрендәге шәхси битендә, фоторәсемнәр бүлегендә экстремистик характердагы материаллар тапты. Аларны һәркем кереп карасын өчен Р. әлеге мәгълүматларны ачык килеш калдырган. Ул "Ислам азат итү партиясе" (Хизб ут-Тахрир аль Ислами") халыкара террорчылык җәмгыяте әгъзалары файдаланган логотибка...


Шәһәр прокуратурасы экстремистлыкка каршы көрәшү максатыннан интернет челтәрендә тикшерү үткәрде. Аның барышында буалы Р.ның интернет челтәрендәге шәхси битендә, фоторәсемнәр бүлегендә экстремистик характердагы материаллар тапты. Аларны һәркем кереп карасын өчен Р. әлеге мәгълүматларны ачык килеш калдырган. Ул "Ислам азат итү партиясе" (Хизб ут-Тахрир аль Ислами") халыкара террорчылык җәмгыяте әгъзалары файдаланган логотибка охшаш гарәп сүзләре язылган һәм рәсем төшерелгән фоторәсемнәрне һәм аларның интернеттагы төркемнәренә сылтама куйган.
Прокуратура Р.ны әлеге гамәле өчен Россия Федерациясе Административ законнар бозу турындагы кодексының 20.3 маддәсенең 1 бүлеге буенча гаепле дип тапты һәм аның эшен шәһәр суды каравына җибәрде. Соңгысының карары буенча Р.дан дәүләт файдасына 2 мең сум штраф түләттерелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәр прокуратурасы экстремистлыкка каршы көрәшү максатыннан интернет челтәрендә тикшерү үткәрде.