Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буада ире өчен автомобильдән үч алган хатын-кызга һәм аның дустына карата суд карары чыгарылды

Быел июль аенда 1985 елгы хатын-кызның чит хатынга киткән элеккеге иреннән үч алу ниятендә дус кызы белән бергә автомобилен ватканын язган идек. Хатын-кызлар төнлә ирнең Ефремов урамындагы күпкатлы йорт каршында торучы "ВАЗ-21099" автомобиленең кирпеч белән сугып алгы як тәрәзәсен ватканнар, көпчәкләрен кисеп тишкәннәр, кузовына кадак белән сызганнар. Көнче хатын моның...

Быел июль аенда 1985 елгы хатын-кызның чит хатынга киткән элеккеге иреннән үч алу ниятендә дус кызы белән бергә автомобилен ватканын язган идек. Хатын-кызлар төнлә ирнең Ефремов урамындагы күпкатлы йорт каршында торучы "ВАЗ-21099" автомобиленең кирпеч белән сугып алгы як тәрәзәсен ватканнар, көпчәкләрен кисеп тишкәннәр, кузовына кадак белән сызганнар. Көнче хатын моның белән генә туктамаган - шул ук төндә көндәшеннән дә үч алган. Аның Бебель урамында калдырылган "ВАЗ-21093" автомобиленә шактый зыян салган. Шушы көннәрдә җимерүчеләргә карата суд булды. Алар анда үз гаепләрен тулысынча таныдылар. Суд аларны дәүләт файдасына 5 мең сум штраф түләттерүгә хөкем итте. Карар үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел июль аенда 1985 елгы хатынкызның чит хатынга киткән элеккеге иреннән үч алу ниятендә дус кызы...