Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буа, Апас, Яшел Үзән шәһәрләрендә салым буенча өлкән инспектор вазифасын башкаручы ришвәт алган өчен ирегеннән мәхрүм ителде

Тикшерү фаразы буенча гаепләнүче эшмәкәрләрне тикшерүләр белән куркытып, үз яклавы астына алуны тәкъдим итте. Региональ прокуратура һәм тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, ул Яшел Үзән шәһәрендәге түләү терминаллары хуҗаларыннан даими рәвештә акча алып торган. Соңгы тапкыр С. терминаллар тотучы бизнесын ябарга килгәч, аннан, эшен җайлап торырга вәгъдә итеп, 224 мең сум...


Тикшерү фаразы буенча гаепләнүче эшмәкәрләрне тикшерүләр белән куркытып, үз яклавы астына алуны тәкъдим итте. Региональ прокуратура һәм тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, ул Яшел Үзән шәһәрендәге түләү терминаллары хуҗаларыннан даими рәвештә акча алып торган. Соңгы тапкыр С. терминаллар тотучы бизнесын ябарга килгәч, аннан, эшен җайлап торырга вәгъдә итеп, 224 мең сум ришвәт ала. Ике ел узганнан соң, инспектор аның терминалларын скотч белән әйләндереп законсыз ябыштырып куя. Бизнесменга әлеге чараны эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура белән килештергәнчегә кадәр дип аңлата һәм анардан тагын акча сорый. Бизнесмен уйларга вәгъдә бирә һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыга гариза яза. Ришвәт биргән вакытта инспекторны "эләктерәләр". Аның гомуми суммасы 400 мең сум тәшкил иткән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тикшерү фаразы буенча гаепләнүче эшмәкәрләрне тикшерүләр белән куркытып, үз яклавы астына алуны тәкъ...