Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада киленен яралаган каенанага карата хөкем карары укылды
Адав-Толымбай авылында апрельдә үз өендә килене белән икесе арасында низаг чыгып, аны яралаган 59 яшьлек каенанның суд карары буенча 6 айга иреге чикләнәчәк. Ул үзара ызгыш вакытында, авырттырырга теләп, пычак алып килененең күкрәк өлешенә, сул кулына кадый. Нәтиҗәдә киленнең сәламәтлегенә җиңелчә зыян килә. Каенана үз гаебен тулысынча таныды.
-
Иске Борындык авылында яшәүченең өендә шартлаткыч һәм ау патроннары табылды
Хокук саклау хезмәткәрләре 28 августта Иске Борындык авылында яшәүче 1964 елгы ир-атның өендә, тикшерү вакытында калай банкаларга тутырылган 750 граммга якын шартлаткыч матдә һәм, 65 ау патроны табып алалар. Порошок "Сокол" тибындагы күкерт була. Әлеге факт буенча РФ Җинаять Кодексының 222.1 маддәсенең 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Буада бармагын сындыручыга хөкем карары чыгарылды
11 май көнне көндезге сәгать уннарда 33 яшьлек И. хатынының энесенең квартирасына килә. Ул туганы белән сүзгә килә. Ачуы кабаргач, хуҗаның сул бармагын тотып каера һәм сындыра. Ызгыш тәмамлангач, зыян күрүче дәваханәгә бара, анда табиблар аңа бармагы сынганлыгы турында диагноз куялар. И. судта үз гаебен таныды. Аңа 8 айга иреген...
-
Полицейскийлар Әлши фермасы янындагы янгында ут төрткәннән чыккан дип фаразлыйлар
Әлши авылында үткән шимбәдә зур янгын чыгу турында хәбәр иткән идек. Бу вакыйга турында хәбәр полиция бүлегенә 22 сәгать 27 минутта килеп ирешкән. Бүлекнең тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре янгын урынын барып караганнар. Тикшерү ут элү аркасында 420 тонна саламның юкка чыгуы ачыкланган, аның янындагы су башнясы, бозаулар абзары корылмасының түбәсенә дә...
-
Әлши фермасы территориясендә 1800 төргәк салам янды
111 номерлы янгын частена Әлши авылы фермасы территориясендә салам януы турында хәбәр шимбә кичендә - унберенче 15 минутта килеп ирешә. Янгынны соң күрү, соң хәбәр итү, кинәт көчле исүче җил һәм караңгылык аркасында аркасында ут тиз тарала. Буалылар килеп җиткәнче янгын сүндерүдә "Родина", Чүпрәле районының "Элеватор" ДПОлары, "Күшке" аерым посты...
-
Кыятта яшәүчене үз авылында кыйнап, 1 мең сум акчасын талап алганнар
17 июль көнне кичке сәгать 10да Кыят авылындагы йортларның берсендә 1984 елгы ир-ат авылдашын акча сорый кыйный. Тегесе карышкач, тагын да катырак кыйнау белән яный башлый. Зыян күрүче куркуыннан аңа 1 мең сум акча чыгарып бирә. Хәзерге көндә акча талаучыга карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 162 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә...
-
Яңа Тинчәледә ир-ат сумкасында патроннар саклаган
20 июль көнне Яңа Тинчәле авылының товарлыклы-сөтчелек фермасы тулай торагында 1974 елгы ир-атның сумкасыннан патроннар табалар. 5,6 миллимеир калибрлы патроннар полиэтилен пакетка төрелгән була. Экспертлар бу патроннарның завода эшләнгән, спорт-ау коралы өчен сугышчан категориягә керүен ачыклыйлар. Сугышчан патроннар саклаган ир-атка карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 222 маддәсе 1 бүлеге нигезендә...
-
Буалының төнге маҗаралары: кибет баскан, автомобильләр куып алып киткән
22 июльдән 23енә каршы төндә шәһәрнең Совет урамында "Кайнар ипи" кибетен басуда да һәм Буадан куып китеп автомобильне Апас районының Иске Әнәле авылында ташлап калдыруда да бер үк кеше шикләнелә. Ул - 1994 елгы буалы егет. Тикшерә торгач, аның тагын да "өлгер" булуы ачыкланды - шушы төндә ул шәһәрнең Төньяк...
-
Иске Суыксу Выселкасы фермасыннан бозау урлаучылар тотылды
Майның соңгы көнендә кичке унберләр тирәсендә "Ак Барс Буа" җәмгыятенең "Волга" бүлекчәсендәге товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә тотып куелган җәйге лагерьдан авырлыклары 4 центнердан да күбрәк булган 18 айлык ике бозау юкка чыга. Малларның икесенең бәясе 226,3 мең сум торырлык. Полиция чит территориягә үтеп кереп бозауларны урлаучылар эзенә төште. Икесе дә Иске...
-
Буада намаздагы бабай калдырган велосипедны да, яшерелгәнен дә урлыйлар. Кемнәр? Шәхесләре билгеле
16 июнь төнендә велосипедка утырып Буа мәдрәсәсенә намаз укырга килгән бабай ике көпчәкле транспорты белән хушлашканын аңламый әле. Ул, төнге бердә кем йөрсен дип, велосипедын мәдрәсә ишегалдына куя да кереп китә. Бер сәгатьтән чыкса, аннан җилләр искән. Полиция хезмәткәрләре бабайның транспортын 27 яшьлек Н. урлавын ачыклыйлар. Ул исерек килеш киләп...
-
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия бара
Буа районы буенча җәза үтәтү инспекциясе начальнигы Нияз Закиров әйтүенчә, амнистиягә инспекциядә исәптә торучы 33 кеше эләгә. Бүгенге көнгә 20 шартлы рәвештә хөкем ителүче зат исәптән төшерелгән инде. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы тарафыннан 2015 елның 24 апрелендә кабул ителгән 6576-6 номерлы карарының 4...
-
Буаның Космовский урамындагы “Сезам” кибетен бастылар
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков сүзләренә караганда бүген иртән караклар тәрәзәдәге тимер рәшәткәне каерып ачып, тәрәзәне ватып кергәннәр. Хәзерге көндә тикшерү эшләре бара. Кибеткә китергән зыян күләме һәм җинаятьчеләрнең шәхесе ачыклана.
-
Буа шәһәр прокуратурасы “Тургай” сәүдә комплексындагы кафе эшчәнлеген туктатты
Моңа Буа шәһәр прокуратурасы Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән берлектә үткәргән тикшерүләр вакытында анда шәһәр төзелеше законнары һәм янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләре үтәлешендә хилафлыклар ачыклануы сәбәпче булды. Әлеге кафе "Мотор-Сервис" ЧҖҖдә аренда килешүе буенча эксплуатацияләнгән. Ә җәмгыять исә ул биләгән янкорманы төзелешкә рөхсәт алмыйча төзегән. Янгын...
-
Райондагы авылларның берсендә бер ир-ат икенчесенең башына балта белән суккан
Кич 1987 елгы ир-ат 1964 елгы авылдашына керә. Анда алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчәләр. Кызып алгач, кунак хуҗаның гаиләсе адресына түбәнсетүче сүзләр әйтә. Бу ирнең шактый ачуын китерә, ул балта алып кунакның башына, аркасына ике тапкыр суга. Шулай итеп ул шешәдәшенә җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясый. Хөзерге көндө әлеге факт...
-
МОШЕННИКЛАРДАН САКЛАНЫГЫЗ
РЕСПУБЛИКАДА, ШУЛ ИСӘПТӘН РАЙОНДА ДА "Сак булыгыз, мошенниклар!" профилактик операциясе бара. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре алдалап акча алу очракларын тикшерүне дәвам итәләр, мошенниклардан саклану турында аңлатма бирәчәкләр.