Буада бармагын сындыручыга хөкем карары чыгарылды
11 май көнне көндезге сәгать уннарда 33 яшьлек И. хатынының энесенең квартирасына килә. Ул туганы белән сүзгә килә. Ачуы кабаргач, хуҗаның сул бармагын тотып каера һәм сындыра. Ызгыш тәмамлангач, зыян күрүче дәваханәгә бара, анда табиблар аңа бармагы сынганлыгы турында диагноз куялар. И. судта үз гаебен таныды. Аңа 8 айга иреген...
11 май көнне көндезге сәгать уннарда 33 яшьлек И. хатынының энесенең квартирасына килә. Ул туганы белән сүзгә килә. Ачуы кабаргач, хуҗаның сул бармагын тотып каера һәм сындыра. Ызгыш тәмамлангач, зыян күрүче дәваханәгә бара, анда табиблар аңа бармагы сынганлыгы турында диагноз куялар.
И. судта үз гаебен таныды. Аңа 8 айга иреген чикләү турындагы карар чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев