Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буада намаздагы бабай калдырган велосипедны да, яшерелгәнен дә урлыйлар. Кемнәр? Шәхесләре билгеле

16 июнь төнендә велосипедка утырып Буа мәдрәсәсенә намаз укырга килгән бабай ике көпчәкле транспорты белән хушлашканын аңламый әле. Ул, төнге бердә кем йөрсен дип, велосипедын мәдрәсә ишегалдына куя да кереп китә. Бер сәгатьтән чыкса, аннан җилләр искән. Полиция хезмәткәрләре бабайның транспортын 27 яшьлек Н. урлавын ачыклыйлар. Ул исерек килеш киләп...


16 июнь төнендә велосипедка утырып Буа мәдрәсәсенә намаз укырга килгән бабай ике көпчәкле транспорты белән хушлашканын аңламый әле. Ул, төнге бердә кем йөрсен дип, велосипедын мәдрәсә ишегалдына куя да кереп китә. Бер сәгатьтән чыкса, аннан җилләр искән. Полиция хезмәткәрләре бабайның транспортын 27 яшьлек Н. урлавын ачыклыйлар. Ул исерек килеш киләп сарып йөргәндә мәдрәсә бинасын янына сөяп калдырылган велосипедны күреп ала. Каракка карата җинаять эше кузгатылды.
5 июльдә исә шәһәрнең Яшьләр урамындагы 3 номерлы йорт подвалыннан "Форвард" велосипеды юкка чыга. Анысын да исерек ир-ат урлаган. Чит подвалга үтеп кереп, мөлкәткә кул сузган ир кеше полицейскийларга велосипедны өйгә кайтырга алган идем, дип җавап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев