Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буалының төнге маҗаралары: кибет баскан, автомобильләр куып алып киткән

22 июльдән 23енә каршы төндә шәһәрнең Совет урамында "Кайнар ипи" кибетен басуда да һәм Буадан куып китеп автомобильне Апас районының Иске Әнәле авылында ташлап калдыруда да бер үк кеше шикләнелә. Ул - 1994 елгы буалы егет. Тикшерә торгач, аның тагын да "өлгер" булуы ачыкланды - шушы төндә ул шәһәрнең Төньяк...


22 июльдән 23енә каршы төндә шәһәрнең Совет урамында "Кайнар ипи" кибетен басуда да һәм Буадан куып китеп автомобильне Апас районының Иске Әнәле авылында ташлап калдыруда да бер үк кеше шикләнелә. Ул - 1994 елгы буалы егет. Тикшерә торгач, аның тагын да "өлгер" булуы ачыкланды - шушы төндә ул шәһәрнең Төньяк урамындагы йорт каршында торучы "ВАЗ-21065" автомобилен куып алып китеп, бераз баргач салоннан "флешка", транспортка документны, "права"ны ала да, автомобильне ташлап калдыра. Аннан шәһәрнең Ибраһимов урамындагы йорт каршына калдырылган автомобильне куып алып китмәкче була. Тик кабыза алмый. Хәзерге көндә шикләнелүчегә карата 4 факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 июльдән 23енә каршы төндә шәһәрнең Совет урамында “Кайнар ипи” кибетен басуда да һәм Буадан куып...