Яңа Тинчәледә ир-ат сумкасында патроннар саклаган
20 июль көнне Яңа Тинчәле авылының товарлыклы-сөтчелек фермасы тулай торагында 1974 елгы ир-атның сумкасыннан патроннар табалар. 5,6 миллимеир калибрлы патроннар полиэтилен пакетка төрелгән була. Экспертлар бу патроннарның завода эшләнгән, спорт-ау коралы өчен сугышчан категориягә керүен ачыклыйлар. Сугышчан патроннар саклаган ир-атка карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 222 маддәсе 1 бүлеге нигезендә...
20 июль көнне Яңа Тинчәле авылының товарлыклы-сөтчелек фермасы тулай торагында 1974 елгы ир-атның сумкасыннан патроннар табалар. 5,6 миллимеир калибрлы патроннар полиэтилен пакетка төрелгән була. Экспертлар бу патроннарның завода эшләнгән, спорт-ау коралы өчен сугышчан категориягә керүен ачыклыйлар. Сугышчан патроннар саклаган ир-атка карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 222 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев