Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буа шәһәр прокуратурасы: бакчаларга сыйфатсыз атланмай китергәннәр

Күптән түгел Буа шәһәр прокуратурасы районның контроль-исәпләү палатасы белән берлектә балалар бакчаларын азык-төлек белән тәэмин итүдә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Алар шәһәрнең "АБВГДЕЙКа", "Кояшкай", "Әкият" балалар бакчаларын тәэмин итүче Казанның "Форсат" җәмгыятенең товар китерүгә заказ кабул итүне, эш башкаруны, дәүләт һәм муниципаль кирәк-яракка хезмәт күрсәтүне законлы башкару-башкармавын тикшерделәр. "Кояшкай" балалар...

Күптән түгел Буа шәһәр прокуратурасы районның контроль-исәпләү палатасы белән берлектә балалар бакчаларын азык-төлек белән тәэмин итүдә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Алар шәһәрнең "АБВГДЕЙКа", "Кояшкай", "Әкият" балалар бакчаларын тәэмин итүче Казанның "Форсат" җәмгыятенең товар китерүгә заказ кабул итүне, эш башкаруны, дәүләт һәм муниципаль кирәк-яракка хезмәт күрсәтүне законлы башкару-башкармавын тикшерделәр. "Кояшкай" балалар бакчасына китерелгән атланмайга лаборатор тикшерү үткәргәч аның дәүләт стандартына туры килмәве ачыкланды. Шул ук җитешсезлекләр "АБВГДЕЙКа", "Әкият" балалар бакчаларында китерелгән майда да табылды.
Тикшерү нәтиҗәсендә "Форсат" җәмгыятенә карата Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы 7.32 маддәсенең 4 бүлеге нигезендә эш кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күптән түгел Буа шәһәр прокуратурасы районның контрольисәпләү палатасы белән берлектә балалар бакчал...