Байрак
  • Рус Тат
  • Буадагы районара тикшерү комитетында этне җәзалаучының җинаять эшен тикшерделәр

    Күптән түгел Буадагы районара тикшерү комитетында 42 яшьлек ир-атның җинаять эшен тикшереп бетереп судка җибәрделәр. 25 май көнне Тәтеш шәһәрендә 42 яшьлек ир-ат Көньяк урамындагы йортларның берсендә подъезд каршында бер этне дәшеп ала һәм аңа баудан ясалган элмәк киертеп муеныннан асып тора. Аннан соң ул тимер торба алып этнең башына...


    Күптән түгел Буадагы районара тикшерү комитетында 42 яшьлек ир-атның җинаять эшен тикшереп бетереп судка җибәрделәр.
    25 май көнне Тәтеш шәһәрендә 42 яшьлек ир-ат Көньяк урамындагы йортларның берсендә подъезд каршында бер этне дәшеп ала һәм аңа баудан ясалган элмәк киертеп муеныннан асып тора. Аннан соң ул тимер торба алып этнең башына суга да чүп савытына ташлый. Этнең исән икәнен күреп тагын тимер торба белән берничә тапкыр торба белән суга да ул урыннан качып китә. Эт авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
    Тикшерүчеләргә этне җәзалаучы үз гаебен тулысынча таныды. Хәзер аның җинаять эше судка җибәрелде.
    Мәгълүмат http://www.tatpressa.ru/news/21867.html сайтыннан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: