Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буада әбине талап, үзен идән астына ябучыларны хөкем иттеләр

Вакыйганы тагын бер кат исегезгә төшерәбез: 22 июльдә төнге сәгать беренчедә исереп алган Г. белән Е. ялгыз яшәүче карчыкның йортына киләләр. Пар языз ниятен тормышка ашырырга көндез үк план кора. Максатлары әбинең өенә бәреп кереп, куркытып, карышса, кыйнап, акчасын, кыйммәтле әйберләрен талап китү була. Таларга ният кылучылар кулларына эз калдырмас...

Вакыйганы тагын бер кат исегезгә төшерәбез: 22 июльдә төнге сәгать беренчедә исереп алган Г. белән Е. ялгыз яшәүче карчыкның йортына киләләр. Пар языз ниятен тормышка ашырырга көндез үк план кора. Максатлары әбинең өенә бәреп кереп, куркытып, карышса, кыйнап, акчасын, кыйммәтле әйберләрен талап китү була.
Таларга ният кылучылар кулларына эз калдырмас өчен пирчәткәләр кияләр һәм бер- "Саша", "Света" дип атарга сүз куешалар. Ире чит өйгә үтеп, йоклап яткан әби янына килә һәм акча таләп итеп аны чәченнән өстери башлый. Кулындагы балта сабы белән биш тапкыр башына суга. Корбаны каршы тора башлагач, авызын каплап, кулларын бәйли. Әби качмакчы булып түр якка чыга, котырган ир аны идәнгә егып, аякларын бәйли һәм әшнәдәшен яшә.
Хатын әбидән акча һәм алтыннарын бирүне таләп итә. Бирмәсә, кыйнау белән куркыта. Күз алдында акча янчыгыннан 350 сумын ала. Идәндә яткан карчык өстенә көмешкә сибеп, акчасын һәм кыйммәтле әйберләрен бирмәсә, ут төртәчәген әйтә һәм типкәли. Шул рәвешле алар 30 мең 350 сум акчаны талап алалар. Идән астын ачып, карчыкны куллары, аяклары бәйләгән килеш ике метрга якын биеклектән шунда төртеп төшерәләр. Үзләре киткәндә идән асты капкачын диван белән бастырып калдыралар.
Медицина тикшерү зыян күрүченең маңгаенда, баш артында, сул як калак сөяге тирәсендә ботларында яралар булуын ачыклый. Г белән Е. әлеге кырын эшләре өчен Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 162 маддәсенең 3 бүлеге, 127 маддәсенең 2 бүлегенең В бүлекчәсе буенча гаепләнәләр. Хәзер аларга карата суд булды. Кеше талаучылар алдагы 8 ел да 6 ай гомерләрен рәшәткә артында үткәрәчәкләр.
Буа ветеринария техникумына ике башлы бозау күрергә килегез (+фото)
Уку йортында ветеринария атналыгы уздырыла. Аның кысаларында бинаның беренче катында күргәзмә оештырылды. Биредә ветеринария кирәк-яраклары, медицина кораллары, кулдан эшләнмәләре тезелгән. Ә иң кызыгы: студентлар үз куллары белән ясаган кошлар, хайваннар карачкылары: карчыга, ябалак, керпе, хәтта ике башлы бозау башы да бар. Күргәзмә экспонатлары иртәгә кадәр торачак.

Фото: khabnews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вакыйганы тагын бер кат исегезгә төшерәбез: 22 июльдә төнге сәгать беренчедә исереп алган Г. белән Е...