Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буада каенанасын кыйнаган киленгә һәм аның иренә суд булды

Июль аенда авылда 46 яшьлек В. һәм аның хатыны 40 яшьлек Л., икесе дә исереп алгач, В.ның әнисе белән сүзгә киләләр. Бәхәс барышында, Л. каенанасының киеменнән тартып алып, этеп җибәрә. Өлкән яшьтәге хатын башы белән диварга бәрелә, аннан килен аның башына, битенә, гәүдәсенә тибә, моңа ире дә кушыла. Нәтиҗәдә, өлкән...

Июль аенда авылда 46 яшьлек В. һәм аның хатыны 40 яшьлек Л., икесе дә исереп алгач, В.ның әнисе белән сүзгә киләләр. Бәхәс барышында, Л. каенанасының киеменнән тартып алып, этеп җибәрә. Өлкән яшьтәге хатын башы белән диварга бәрелә, аннан килен аның башына, битенә, гәүдәсенә тибә, моңа ире дә кушыла. Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге хатын-кыз җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Шушы көннәрдә В.на һәм Л.га карата суд булды. Алар гаепләрен тулысынча таныдылар. Суд аларны дәүләт файдасына 8 мең сум штраф түләттерергә мәҗбүр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев