Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буалы ир-ат ЮХИДИ инспекторлары өстеннән ялган гариза язган

Гыйнвар аенда төнге 1нче яртыда ике ЮХИДИ инспекторы шәһәрнең Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары тыкрыгын патрульләгәндә, "Дэу-Нексия" автомобиле руле артында утырган ир-ат аларны күргәч кисәк кенә Якты урамына борыла. Бу хәлгә игътибар иткән инспекторлар аның артыннан баралар. Ир-ат исә автомобилен ташлап калдырып качарга тырыша. Тик аны инспекторлар тоткарлыйлар һәм полиция...

Гыйнвар аенда төнге 1нче яртыда ике ЮХИДИ инспекторы шәһәрнең Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары тыкрыгын патрульләгәндә, "Дэу-Нексия" автомобиле руле артында утырган ир-ат аларны күргәч кисәк кенә Якты урамына борыла. Бу хәлгә игътибар иткән инспекторлар аның артыннан баралар. Ир-ат исә автомобилен ташлап калдырып качарга тырыша. Тик аны инспекторлар тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә китерәләр. Йөртүче алардан тикмәгә генә качмаган - исерек булган. Үзе инспекторлар өстеннән исерек килеш руль артына утыру турындагы беркетмәгә кыйнап имза куйдырдылар, дип полиция бүлеге начальнигына, районара тикшерү бүлеге җитәкчесе исеменә шикаять яза. Тикшерү барышында дәгъваның нигезсезлеге ачыклана: видеоязма инспекторларның йөртүчегә карата бернинди көч кулланмаганнарын раслый.
Ялганчы йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылды. Ул бу гамәле өчен суд каршында җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев