Байрак
  • Рус Тат
  • Буада кеше талаган ир-ат һәм хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды

    23 яшьлек Ю. танышының өенә килеп акча сорый. Тегесе акча бирүдән баш тарткач, аны кыйный. Шул ук көнне ул таныш хатын-кызы А. белән әлеге танышының өенә үтеп кереп, 300 сум акча алып чыгалар. Ә моңарчы А. шул ук танышның кесәсеннән 1000 сум акча урлаган була. Шушы көннәрдә аларга карата суд...

    23 яшьлек Ю. танышының өенә килеп акча сорый. Тегесе акча бирүдән баш тарткач, аны кыйный. Шул ук көнне ул таныш хатын-кызы А. белән әлеге танышының өенә үтеп кереп, 300 сум акча алып чыгалар. Ә моңарчы А. шул ук танышның кесәсеннән 1000 сум акча урлаган була.

    Шушы көннәрдә аларга карата суд булды. Ю. 4 ел сынау срогы белән 1 ел ирегеннән чикләү шарты белән 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ә А. 3 ел сынау срогы белән 1,3 ел ирегеннән чикләү шарты белән 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: