Буада ир-ат ярты ай дәвамында фермадан сөт порошогы урлаган
Район авылларының берсендә яшәүче 40 яшьлек ир-ат "Ак Барс Буа" җәмгыятенең "Гигант" бүлекчәсе фермасыннан капчыкларга тутырылган коры сөтне беренче тапкыр 12 мартка каршы төндә урлый. Мондый хәл 16, 21 мартка каршы төндә дә кабатлана. Соңгы мәртәбә - 30 мартка каршы төндә 4нче тапкыр урлап кайткач, полиция хезмәткәрләре аның эзенә төшә....
Район авылларының берсендә яшәүче 40 яшьлек ир-ат "Ак Барс Буа" җәмгыятенең "Гигант" бүлекчәсе фермасыннан капчыкларга тутырылган коры сөтне беренче тапкыр 12 мартка каршы төндә урлый. Мондый хәл 16, 21 мартка каршы төндә дә кабатлана. Соңгы мәртәбә - 30 мартка каршы төндә 4нче тапкыр урлап кайткач, полиция хезмәткәрләре аның эзенә төшә. Каракка хәзер урланган 6 капчык сөт порошогын кая илткәне өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев