Байрак
  • Рус Тат
  • Татарстан Югары суды Буада әбине үтерүчегә ничә ел бирде?

    Буа районара тикшерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә Татарстанның Югары суды 31 яшьлек Л.га карата суд карары укыды. Ул киләсе 14 елны катгый режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Суд хөкеме 10 көннән соң үз көченә керәчәк. Исегезгә төшерәбез: 21 июльгә каршы төндә Буада яшәүче әбине, өенә кереп үтереп, 900 сум...

    Буа районара тикшерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә Татарстанның Югары суды 31 яшьлек Л.га карата суд карары укыды. Ул киләсе 14 елны катгый режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Суд хөкеме 10 көннән соң үз көченә керәчәк.

    Исегезгә төшерәбез: 21 июльгә каршы төндә Буада яшәүче әбине, өенә кереп үтереп, 900 сум акчасын алып чыккан иде. Шушы көнгә кадәр җинаять фактының фактын тикшерү барды, күптән түгел эш судка җибәрелгән иде.

    Фото: medialeaks.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: