Прокуратура Буа мәктәпләренең химия кабинетларын ни өчен тикшерде?
Буа прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең, 2 номерлы лицеенең, сәләтле балалар өчен лицей-интернатның химия кабинетларын тикшерде. Аларда күкерт (серная) һәм тоз (соляная) кислоталары сакланган. Алар наркотик матдәләр исемлегенә кертелгән. Прокуратура әлеге химик матдәләрнең сарыф ителүен исәпкә алынмавын, журналга теркәлмәвен, моның өчен җаваплы кеше билгеләнмәвен ачыклады. Тикшерү ахырында...
Буа прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең, 2 номерлы лицеенең, сәләтле балалар өчен лицей-интернатның химия кабинетларын тикшерде. Аларда күкерт (серная) һәм тоз (соляная) кислоталары сакланган. Алар наркотик матдәләр исемлегенә кертелгән. Прокуратура әлеге химик матдәләрнең сарыф ителүен исәпкә алынмавын, журналга теркәлмәвен, моның өчен җаваплы кеше билгеләнмәвен ачыклады.
Тикшерү ахырында прокуратура тарафыннан мәктәп директорларына әлеге җитешсезлекләрне бетерү хакында представление бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев