Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буа районында авыллар башында калдырырылган автомобильләрне талаганнар

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике факт Козловка авылында була. Ульяновск өлкәсендә яшәүче ике ир-ат төнлә "ВАЗ-21074" автомобиленнән магнитола, аудиоколонкалар, көзгеләр урлаганнар. Ә икенчесеннән - "ВАЗ-2106" автомобиленнән шулай ук аудиоколонкалар, электр компрессоры, ачкычлар җыелмасын "сукканнар". Аннан караклар Яшевка авылына юнәлгәннәр. Авыл башындагы "ВАз-21074" автомобиленнән магнитола, аудиоколонка, документ, 20...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике факт Козловка авылында була. Ульяновск өлкәсендә яшәүче ике ир-ат төнлә "ВАЗ-21074" автомобиленнән магнитола, аудиоколонкалар, көзгеләр урлаганнар. Ә икенчесеннән - "ВАЗ-2106" автомобиленнән шулай ук аудиоколонкалар, электр компрессоры, ачкычлар җыелмасын "сукканнар". Аннан караклар Яшевка авылына юнәлгәннәр. Авыл башындагы "ВАз-21074" автомобиленнән магнитола, аудиоколонка, документ, 20 литр бензин агызып алганнар. Хәзер әлеге ике каракка карата җинаять эше кузгатылды.

Бу берничә көн элек кенә Боерган авылында өй янында басып торган "КамАЗ" автомобиленең ике амккумуляторын урлаганнар иде. Каракларның шәхесе билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев