Байрак
  • Рус Тат
  • Буада 9 май көнне балигъ булмаганнар бер кызны кыйнап телефонын тартып алганнар

    Буа районара тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Сабирҗанов белдерүенчә, әлеге хәл 9 май көнне көндезге сәгать 11 тулганда шәһәр үзәгендәге "Дача" кафесы янында була. 2000 һәм 2002 елгы кызлар балигъ булган бер кыз белән очрашу турында алдан сөйләшеп куялар. Бу көнне алар сүзгә киләләр. Нәтиҗәдә, ике балигъ булмаган кызлар өченчесенең...

    Буа районара тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Сабирҗанов белдерүенчә, әлеге хәл 9 май көнне көндезге сәгать 11 тулганда шәһәр үзәгендәге "Дача" кафесы янында була. 2000 һәм 2002 елгы кызлар балигъ булган бер кыз белән очрашу турында алдан сөйләшеп куялар. Бу көнне алар сүзгә киләләр. Нәтиҗәдә, ике балигъ булмаган кызлар өченчесенең гәүдәсенең төрле җирләренә сугып, телефонын тартып алалар.

    Хәзерге көндә тикшерү эшләре бара. Бу факт буенча РФ Җинаять кодексы 161 маддәсе 2 бүлеге "Г" пункты буенча эш кузгатылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: