Буада өлкәннәргә социаль транспорт хезмәте күрсәтелә

“Демография” милли проекты кысаларында районга яңа “Lada Largus KUB” автомобиле кайтарылды. Әлеге транспорт авылларда яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне медицина учреждениеләренә ташу өчен социаль такси хезмәтен үтәячәк. Шушы көннәрдә ул эшен башлады. Аның белән маршрутка без дә чыктык.
Гадәти булмаган такси беренче эш көнендә Яңа Тинчәле авыл җирлегендә яшәүче әби-бабайларны фельдшерлык-акушерлык пунктына диспансерлаштыру узарга ташыган. Без килгән көнне ул Адав-Толымбай авылына берничә рейс ясады. Бүген ул 50 кешегә хезмәт күрсәтә.
Авыл фельдшерлары Альбина Васильева һәм Люция Каюмова исемлек буенча әби-бабайларны алдан чакырып куйганнар. Барысы да мондый бушлай транспорт булуга шат.
– Гомеребез авыр хезмәттә узды. Фермада бозаулар, дуңгызлар карадым, 40 ел эш стажым. Картаймышлы көндә рәхәт күрәсем бар икән. Дәваханәгә барырга такси ялларга яки улымның бушаган вакытын көтеп торырга туры килә иде. Хәзер менә машина үзе килеп ала, китереп куя, - диде 80 яшьлек Вера апа Васильева.
Аның сүзләренә Миләүшә апа Шәмиева да кушылды.
Әбиләрне дәваханәгә илтеп килгәч, ялгыз яшәүче 73 яшьлек Батырша абый Шәмсетдиновка да чират җитте. Ике таякта авырлык белән хәрәкәтләнүче карт капка төбеннән үк утырып, дәваханәгә юл тотты. Йөртүче Раил Сәлахетдинов һәрбер пассажирын ачык йөз белән каршы ала, автомобиленә утырта, иминлек каешын каптыра.
Өлкәннәргә игътибар да тансык бит.
“Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ләйсән Гафурова әйтүенчә, социаль такси ел ахырына кадәр 1345 өлкән кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Аякта йөрүчеләргә генә түгел, ә урын өстендәге авыруларга да, инвалидларга да. Андыйларны алып килү өчен автомобильдә махсус урын җиһазландырылган. Өлкәннәрне район үзәк дәваханәсенә генә түгел, үз авылының фельдшерлык-акушерлык пунктларына да йөртү каралган.
– Авыл фельдшерлары белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Әби-бабайлар медицина ярдәменә мохтаҗ булуларын башлап аларга әйтә. Ә без һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, - диде ул.
Әлфинур Йосыпова.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 август 2022 - 12:54Якташыбыз Динә Латыйпова якын кешесен югалткан: "Йөрәк өзгәләнә" Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова күңелсез хәбәр җиткерде.108700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.54300
-
4 август 2022 - 09:30Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.26900
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.9800
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.7400
-
26 июль 2022 - 14:53Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.23700
-
20 июль 2022 - 12:25«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.10100
-
18 июль 2022 - 09:05Буанын"Аккалфак"җитәкчесе Нурия Гайнуллова Мамадыш шәһәрендә күчмә утырышта булып кайтты 15-17 июль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты,Региональ"Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынын күчмә утырышы узды.28200
-
14 июль 2022 - 16:42Гөлнара Светликова: Чигү күңелне тынычландыра «Осталар һәм остазлар»ның яңа чыгарылышы чигү хакында.12600
-
12 июль 2022 - 09:30Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсе аерымочраклардаир-атларның да анакапиталына сертификат алучыбулыргамөмкинбулуынискәтөшерә.19400
-
11 июль 2022 - 13:55«Сабантуй балалар журналы» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды «Шәвәлидән сора»уның чыгарылышы йорт хайваннары турында.12600
-
9 июль 2022 - 17:36Буа районы Яңа Тинчәле авылында бертуган Гайзатуллиннар Корбан ашы уздырдылар Бүген Яңа Тинчәле авылында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Татарстанның Финанс министры Радик Гайзатуллин урта мәктәптә авылдашларны җыеп Корбан ашы үткәрделәр.23400
-
9 июль 2022 - 17:31Урманнарны янгыннардан саклыйлар 8 июльдән урманнарда йөрүгә чикләүләр кертелде.19500
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
11 август 2022 - 16:21Буага Татарстан Президенты килдеРөстәм Миңнеханов Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән берлектә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм берничә объектта булды.13600
-
11 август 2022 - 09:00Буа районында алдынгы игенчеләрне бүләклиләр Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов хужалыкларда уракның барышын уз контролендэ тота.16000
-
11 август 2022 - 16:21Буага Татарстан Президенты килде Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән берлектә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм берничә объектта булды.13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика