Буа шәһәренең 2 номерлы лицее бүген тантаналы рәвештә  50 еллык юбилее билгеләп үтте
Кичә, бүген, иртәгә

Буа шәһәренең 2 номерлы лицее бүген тантаналы рәвештә 50 еллык юбилее билгеләп үтте

Бүген шәһәрнең 2 номерлы лицее биредә белем алган һәркем өчен үз ишекләрен ачты.

Мәктәп администрациясе, аның чыгарылышлары бүген тантана буласы турында инде күптән хәбәр иттеләр. "Лицейга - 50 ел!"

Лицейга 50 ел

 

Кунаклар тантанага кадәр иң беренче мәктәпкә агылды. Аларны фоеда уку йортының бүгенге укытучылары, хезмәткәрләре каршы алды. 50 ел эчендә биредә 4500дән күбрәк укучы белем алып чыгып киткән. Лицей бүген аларны бөтенләй яңарып, заманча сыйныфлар, заллар белән каршы алса да, аның диварлары һәркемгә таныш иде. Бүген дә биредә әле уку йортының ачылган елларыннан укыта башлаган педагоглар эшли.

Хөрмәтле укытучылар

 

Мәктәп ишек алдында, фоеда җылы очрашу мизгелләреннән соң бәйрәм Буа драма театры бинасына күчте

Кунаклар залда урын алдылар.

Ә бәйрәмне  хор белән уку йорты укучылары җыр белән ачты. Укучылар гына түгел, кунакларны җыр белән педагоглар коллективы да сәламләмләде. Сәхнәдә беренче сүзен район башлыгы Ранис Камәртдинов алды.

Сәхнәдә тәбрикләүләр

Ул лицейны алтын юбилее белән котлады. Әлеге уку йорты 50 ел буена үзенең традициияләренә тугры калуын, биредә төпле белемле, замана таләпләренә конкурентлык итәргә сәләтле педагоглар белем бирүен, укучыларның имтиханнарда югары баллар җыюын әйтте. 


-Биредә меңләгән укучы белем алып чыккан. Алар илебезнең төрле почмакларында хезмәт куялар. Уку йорты һәм Буа районы үз  чыгарылышлары белән һәрвакыт горурлана, диде ул. Ранис Рафисович үзе дә 1 нче сыйныфка әлеге лицейга укырга килгән. Башлангычта биредә белем алган. Беренче укытучысы Людмила Владимировна Тереньтеваны җылылык белән искә алды.

Бүген тантанада әлеге уку йорты чыгарылышы, Татарстанның Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин да бар иде.

Марат Мансурович шулай ук сүз алып ветеран укытучыларын һәм бүгенге коллективны бәйрәм белән котлады. Ул һәрбер  уңышында укытучыларының әйтеп бетергесез өлеше булуын әйтте. Биредә үзенә белем биргән укытучыларын күрүгә чиксез сөенүен әйтте, ә коллективка уңышлар теләде.

Концерттан  җылы мизгелләр

Аннан сәхнәдә тәбрикләүләр башланды. 

Артемьева Светлана Андреевнага (башлангыч сыйныфлар укытучысы), Гафурова Венера Азат кызына (математика укытучысы), Мөлекова Әлфия Шәүкәт кызына (рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Николаева Мария Михайловнага  (башлангыч сыйныфлар укытучысы, Корунова Ольга Владимировнага  (уку эшләре буенча директор урынбасары) намуслы хезмәтләре, югары осталык һәм һөнәренә тугрылык үрнәге күрсәткәннәре өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды.  

 


«Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» күкрәк билгесе белән уку йорты директоры Абрамова Людмила Владимировна бүләкләнде. 

 

«Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән чит тел укытучысы Измайлова Гөлнур Шәүкәт кызы бүләкләнде. 

«Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән Насейкина Людмила Валерьевна  (башлангыч сыйныфлар укытучысы), 
Овчинникова Галина Ивановна  (башлангыч сыйныфлар укытучысы), Хәлилова Зөлфия Хәйдәр кызы (туган (татар) теле укытучысы), Ситдыйкова Ләлә Илдус кызы  (тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы), Мөхетдинова Наилә Барый кызы (рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Вәлиәхмәтова Алсу Касыйм кызы ( технология укытучысы), Замалетдинова Люция Наил кызы (математика укытучысы), 
Хәйруллина Лилия Зәкәрия кызы  (биология укытучысы), Сәлахетдинова Гүзәл Сәгыйть кызы ( туган (татар) тел укытучысы), Мулеева Анастасия Юрьевна  (информатика укытучысы), Горбунова Галина Анатольевна  (башлангыч сыйныфлар укытучысы) бүләкләнде. 

«Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе

Аитов Азат Илдар улына — ОБЗР (тормыш иминлеге нигезләре), 

Фомина Оксана Владиславовнага (физика укытучысы) тапшырылды. Дистәләгән педагог район башлыгының Мактау Грамотасына лаек булды. 
Кунаклар мәктәпне 1985 елдан 2008 елга кадәр җитәкләгән директоры Ленар Ярулла улы Гарифуллины хөрмәт белән сәхнәдә каршы алдылар. Ленар Яруллович хатирәләргә тукталды, коллективка уңышлар теләде. 

Аннан бирегә кунак булып килгән ветеран укытучыларны хөрмәтләделәр. Аларга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмнең иң җылы һәм тәэсирләндергеч өлеше - төрле елларда фотолардан ясаган видеороликны карау булды.

Наиля Хасибзянова. 


Нет комментариев