18 мартта Буа театры артистларының Сербиядә “Славения” Халыкара театрлар фестивалендә катнашулары турында хәбәр иткән идек. Кичә театр җитәкчесе Раил Садриев үзенең инстаграммында карантинда булуы турында язды:
-Барыбыз да исән-имин кайтып җиттек. Сербиягә 15 артист барды. Үзебезне яхшы хис иттек. Без анда ТР Мәдәният министрлыгы юлламасы буенча булдык. Кайтканда чикне узгач та, Россиянең эре шәһәрләрендә дә, Казанда да хәлебезне тикшерделәр. Россиядә карановирус чиренә каршы карантин кертелү сәбәпле, әлегә ике атна өйдә булачакбыз, диде ул.
Роспотребнадзор идарәсенең Буадагы территориаль бүлеге хезмәтчелеге вәкилләре өйләренә килеп хәлләрен белешкән. Карантин вакытында өйдә генә калырга тиеш булачаклары турында кисәткәннәр.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев