Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген Байбаклар көне. Буалыларны әлеге бәйрәм белән нәрсә бәйли?
Байбак көне Америка һәм Канада халыкларының традицион бәйрәмнәре санала. Әлеге илләрдә хәтта бу көн ял рәсми рәвештә ял санала. Аның тарихы моннан ике гасырга якын вакыт белән билгеләнә. Әлеге хайван америкалылар өчен метеоролог вазыйфасын башкарган. Традиция бу илләрдә бүген дә яши. 2 февраль көнне байбакнын өненнән чыгып, үзен ничек тотуын...
-
Буаның аркылы урамнарында юллар “киңәйтелә” (фоторепортаж)
Иртән шәһәрнең Кызыл Армия, Ленин, Энгельс урамнарыннан узучы автомобильчеләр моны сизми калмагандыр. Бу урамнарда бер полоса буенча тәмам "рельска" басып йөрергә өйрәнгән иделәр инде алар. Ә менә җәяүлеләр өчен, киресенчә, юл кырыена өелеп калган зур-зур бозлы кар "ташлары" арасыннан атларга җиңел булмагандыр.
-
“Минем кышкы Буам” конкурсының финалына старт бирәбез!
Бәйгенең дүрт этабы узды инде. Аларның җиңүчеләре Ырыңгыдан Эльза Шурбина, Иске Суыксудан Розалия Хәсәнова, шәһәрдән Рамил Төхфәтуллин, Яңа Тинчәледән Сәфинә Алиуллова булдылар. Хәзер алар арасында абсолют җиңүчене билгелибез. Тагын бер кат конкурсантларның фотографияләрен карыйбыз. Ырыңгыдан Эльза Шурбинаныкы: Иске Суыксудан Розалия Хәсәнованыкы: Шәһәрдән Рамил Төхфәтуллинныкы: Яңа Тинчәледән Сәфинә Алиуллованыкы: Алар өчен...
-
“Районка” төп призны иясенә тапшырды!
Бүген төп приз иясе - Буа шәһәрендә яшәүче Николай Антонов редакциягә килеп, электр иттарткычын алып китте. 77 яшьлек Николай Николаевич әлеге хәбәрне беренче булып җирле телевидениедән ишеткән, аннан газетаның рәсми сайтыннан караган. "Районка"ны 1965 елдан, армия хезмәтен тәмамлап Буага килгән вакыттан бирле алдыруын әйтә. Моннан ике ел элек "Аргументы и...
-
Район газетасы бүләкләр өләште: төп приз кемдә? (фоторепортаж)
Төп приз - электр иттарткычы шәһәрнең Космовский урамында яшәүче А. Антоновка насыйп булды. Кызганыч, приз иясе уйнату вакытыгнда үзе катнашмады. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына "районка"га язылучылар арасында призларны уйнату турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге чара бүген көннең икенче яртысында газета редакциясендә үтте. Анда 20ләп укучыбыз да килгән иде. Алар...
-
«Минем кышкы Буам» бәйгесенең 3нче этабының җиңүчесе билгеле, соңгысына, 4 этапка тавыш бирү башлана
Өченче этапның җиңүчесе шәһәрдән Рамил Төхфәтуллин. Ул тавыш бирү вакытын 166 "лайк" җыеп япты. Ул конкурсның финал өлешендә катнашачак. Ниһаять, конкусның соңгы этабын башлыйбыз. Анда Түбән Наратбаштан Фәнис Гыйбадуллин Яңа Тинчәледән Сәфинә Алиуллова, шәһәрдән Гөлназ Шәрәфиева катнаша Алар өчен тавыш бирү 29 гыйнвар сәгать 12гә кадәр барачак.
-
Буалы студентлар, бәйрәмегез белән!
Бүген Россия студентлары көне. Яшьләре эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа уку йортларында - ветеринария техникумында, медицина училищесында, КСЮИда бүгенге көндә 1023 студент укый. Районнан читтә белем алучылар саны тагын да күбрәк. Барысын да бәйрәм белән котлыйбыз, укуларында уңышлар, сайлаган һөнәрләре буенча эшләүләрен, илгә файда китерүләрен телибез....
-
Буада Ришат Төхфәтуллинның беренче концерты узды (фоторепортаж, ВИДЕО)
Кичә район мәдәният йортында аншлаг белән популяр җырчы Ришат Төхфәтуллинның концерты узды. Зал шыгрым тулы иде. Билетлар декабрь аенда ук сатылып беткән. Тамашачының яраткан җырчысы буалыларның өметен аклады, 2 сәгать буена сәхнәдән төшмичә моңлы җырларын бүләк итте. Аннан безнең журналистларга интервью бирде.
-
“Минем кышкы Буам” конкурсның икенче этабы җиңүчесе билгеле һәм өченче этап башлана!
"Байрак" ("Знамя", "Ялав") район газетасының, buinsk-tat. ru сайтының һәм "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясенең уртак конкурсының икенче этабы тәмам. Анда җиңүче итеп 83 "лайк" җыйган Иске Суыксу авылыннан Розалия Хәсәнова билгеләнде. Ул бәйгенең финал өлешендә дә катнашачак. Котлыйбыз! Өченче этапта да өч кеше катнаша. Алар - шәһәрдән Рамил Төхфәтуллин: Түбән Наратбаштан Нурдания...
-
Буалылар, бүген – искечә Яңа ел. Сезне иң яхшы “номерлар” көтә
Бүген кич шәһәр үзәгендәге һәм Яшьлек паркындагы чыршылар янында Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары катнашында тамашалар көтә. Үзәктә район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм авыллардан иң осталар концерт куячак. Паркта мәдәни үсеш үзәге, ветеринария техникумы "артистлары" чыгыш ясаячак. Килми калмагыз! Фото: dlya-dushi-333.ru
-
Буада быел өч балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов сүзләренә караганда, быел шәһәрнең "Кояшкай" һәм Ырыңгы, Кыят авылларындагы балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелә. Беренче икесендә төзекләндерү эшләре башланды да инде. Моннан тыш ике шәһәрдә ике спорт мәйданчыгы булдырылачак. Аларның берсе ветеринария техникумы тулай торагы, икенчесе Мәдәни үсеш үзәге территориясендә.
-
Буада картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Раштуа бәйрәме узды (фоторепортаж)
Шәһәрдәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта узган Раштуа бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, аның урынбасары Лилия Садретдинова, район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов, "Троица" чиркәве настоятеле Иван Ткачук катнаштылар. Алар район халкы арасындагы милләтара дуслык, нинди дин тотуларына да карамастан, аралашып, дус яшәүләре хакында сөйләделәр. Иван Ткачук әби-бабайлар белән...
-
Буалы укучылар игътибарына: “БДИ турында тәфсилләп” тапшырулары кабат экранга чыгачак
Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтчелек һәм Россия иҗтимагый телевидениесенең уртак проекты узган ел мәктәп чыгарылышлары арасында зур кызыксыну уяткан иде. Белгечләр аны быелгы уку елында да уңай яклары булуын күрәләр. Тапшырулар вакытында Рособрнадзор һәм педагогоик үлчәүләр федераль институты белгечләре быелгы уку елында яңа технологияләр, имтихан...
-
Бүген, 9 гыйнварда, буалыларны чыршылар янында кемнәр көтә?
Суык кичтә буалыларны һәм шәһәр кунакларын үзәктәге чыршы янында Килдураз, Өчмунча, Казма, Чурак авыллары үзешчәннәре үзләренең уен-көлкеләре, җырлары белән "җылытырга" вәгъдә итә. Яшьләр паркында чират - 2 номерлы сәнгать мәктәбендә. Килми калмагыз!
-
Килдураз авылында авыл бәйрәме (фоторепортаж)