Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада Масленица узды (фоторепортаж)
Буада ике көн Масленица бәйрәме гөрләде. 25 февральдә Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре халыкны кайнар коймакка чакырды. Кышны озату бәйрәме белән бирегә җыелган халыкны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев котлады. Ул буалыларга тыныч язлар, җәйләр килүен теләде. Аннан барчасы рәхәтләнеп күңел ачты. Икенче көнне Масленица район күләмендә узды....
-
Буада һава торышы бозыла
Татарстанның синоптиклары һава торышының бозылуын әйтәләр. 26 февральдә республикада төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с ка кадәр җил көчәюе көтелә, күз күреме начарая. Юлларда бозлавык, сак булыгыз!
-
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов буалыларны Ватан сакчысы көне белән котлый
Уважаемые буинцы! Хөрмәтле буалылар! В преддверии поистине всенародного праздника - Дня защитника Отечества, который является символом воинской доблести, славы и гордости России, мы отдаем дань уважения и благодарности тем, кто самоотверженно и мужественно защищал родную землю от захватчиков, а также тем, кто в мирное время несет нелегкую и ответственную службу...
-
Буаның “Эдельвейс” биючеләре лауреат булдылар (+фото)
Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенең "Эдельвейс" хореография коллективы (җитәкчесе - Людмила Кузьмина, концертмейстеры - Газинур Хәйретдинов) шушы көннәрдә генә Казанда узган "Вдохновение" балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваль-конкурсыннан III дәрәҗә лауреат исеме алып кайттылар. 10-12 яшьлек биючеләр бәйгенең "Эстрада биюе. Күмәк бию" номинациясендә чыгыш ясадылар. Бу эдельвейслыларның беренче генә җиңүе...
-
Ырыңгыда 21 көн эчендә төзекләндерелгән балалар бакчасын ачтылар (фоторепортаж)
Бүген Ырыңгы авылында "өй туе" - капиталь ремонттан соң балалар бакчасы янәдән ишекләрен ачты. Аны "СтройГрад" подрядчы оешма 21 көн эчендә өлгерттеләр. Әлеге бакчага йөрүче 33 сабыйны өй туе белән район җитәкчелеге дә котлады. Соңыннан кунаклар хөрмәтенә балалар театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
-
Буада ике көн рәттән Масленица бәйрәме узачак
Кышны озату бәйрәмен 25 февраль көнне 13 сәгатьтә шәһәрнең Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре оештыра. Икенче көнне әлеге бәйрәм район күләмендә уза - 26 февральдә 10 сәгатьтә район мәдәният каршында кыш карачкысын яндырачаклар. Килегез, ике көндә дә сез тәмле, майлы коймаклар белән сыйланырсыз, җырлап-биеп күңел ачырсыз! фото: pravda-news.ru
-
Буалылардан иң көчле юнармиячеләр кемнәр? (фоторепортаж)
Моны кичә район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыруында "Батыр" спорт мәктәбе һәм 2 номерлы лицей базасында узган "Алга, юнармиячеләр!" хәрби-патриотик уенында ачыкладылар. Дүртәр кешедән торган 23 команда катнашты анда. 8-9 сыйныфларда укучы егетләр һәм кызлар стройда йөрүдә, көч күнегүләрендә, төз атуда, автоматны сүтеп-җыюда, противогаз киюдә осталыкларын һәм...
-
Буада “Татар кызы”н ачыкладылар (фоторепортаж)
Район мәдәният йортында шул исемдәге район бәйгесе үтте. Анда "Татар кызы"на лаек булуларын тугыз конкурсант - шәһәрнең 1 номерлы мәктәбеннән Энҗе Шиһабетдинова, ветеринария техникумыннан Эльмира Җәләлетдинова, Иске Суыксудан Чулпан Абдрахманова, 2 номерлы лицейдан Динара Җәләлетдинова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Эльмира Сабитова, лицей-интернаттан Гүзәлия Саттарова, медицина училищесыннан Ландыш Мингалиева, М....
-
“Көтелмәгән урында фото” конкурсы җиңүчеләре романтик кичке ашта (фоторепортаж)
Кичә редакциягә беренче булып әлеге фотобәйгедә икенче урынны алучылар - Раилә һәм Илнур Булатовлар килде. Аларга автор һәм башкаручы Тәслимә Низами концертына билетлар бирелде. Бераз соңрак беренче урынны яулаган Ләйлә Әбелханова һәм Динар Мадышов килделәр. Алар "Крокус" кафесына романтик кичке ашка чакыру алып киттеләр. Гашыйклар көнендә ничек ял итүләре хакында...
-
Бер мәхәббәт тарихы: "Ул иң яхшысы"
Буадагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яши башлаган Казан егете Евгений Номин шәфкать туташы Гөлгенә белән беренче аралашуга аның "үз хатын-кызы" икәнлеген тойды. Бәхеткә, хисләре җавапсыз калмады. Аннары пар никахлашты. Күзләре күрмәскә әйләнгән Евгений алдан физик кимчелеге өчен кыенсынды. Тик Гөлгенәнең акыллылыгы бу җитешсезлекне оныттырды. -Армиядән кайтканда сау-сәламәт кеше идем....
-
“Крокус”ка романтик кичке ашка кем чакыру алды?
"Байрак" район газетасы, аның сайты, "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе Гашыйклар көне уңаеннан Буада яшәүче парларның иң көтелмәгән урында фоторәсемнәренә конкурс игълан иткән иде. Җиңүче пар 14 февральдә шәһәрдәге "Крокус" кафесына романтик кичке ашка барачак, дип вәгъдә иткән идек, ә икенче урын алучылар җырчы һәм композитор Тәслимә Низами концертына чакырулы. Бәйгедә 18...
-
Worldskills чемпионатының региональ этабы: Буа егетләре - өченче (+фото)
безнең егетләр -өченче Шушы көннәрдә Казанда Worldskills эшче һөнәрләр чемпионатының региональ этабы узды. Анда Буа ветеринария техникумында "Ашчы, кондитер" бүлегендә икенче курста белем алучы Инсаф Рәхимҗанов һәм "Ветеринария" бүлегенең өченче курс студенты Евгений Думилин икесе дә өченче урын яуладылар. Инсаф үзен "Ашчы эше" компетенциясендә сынады. Алар арасында бәйге ике көн...
-
Буада парламент дәресе узды (фоторепортаж)
Шәһәрнең 2 номерлы лицеенда традицион парламент дәресе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашында узды. Дәрес республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше Стратегиясенә багышланды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Флера Хәмидуллинаның 9 сыйныфлар белән үткәргән дәресендә укучылар актив катнаштылар, белемнәрен күрсәттеләр. Ринат Гайзатуллинның чыгышын кызыксынып тыңладылар һәм күпсанлы сорауларын...
-
Буада "Аленушка" балалар бакчасында бар да флешмобка кушылды (фоторепортаж)
-
Буалы әти-әниләр БДИ тапшырды (фоторепортаж)
Әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча Бөтенроссия акциясе шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә узды. Бүген сынауны быелгы чыгарылышларның әти-әниләре белән бергә муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова, район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков та тапшырды. Парта артына барлыгы 15 кеше утырды. Максаты өлкәннәрне имтихан процедурасы белән тулысынча...