Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буа фермерларын ниләр борчый?
Язгы кыр эшләренә керешер алдыннан район Советының утырышлар залында район җитәкчелеге фермер хуҗалыклары башлыклары белән аларда булган проблемалар турында сөйләшү үткәрде. Алар карамагында 26 мең гектар җир бар. Шуның 3500 гектарында шикәр чөгендере игелә. Фермерлар табышлы культура мәйданын ел саен арттыра баралар. Былтыр Иске Шәйморзадан Илдус Хәйретдинов, Яңа Тинчәледән Фәргать...
-
Буаның “Олимпы” чуашстаннар белән ярышты. Нәтиҗәдә – пьедесталда (+фото)
Узган шимбәдә Сәламәтлек һәм спорт көне кысаларында Яльчектә Ю. Н. Иванов истәлегенә мини-футбол ярышлары узды. Анда мәйдан хуҗаларыннан гайре Комсомол, Янтиково, Батыр районнарыннан, Чабаксар, Канаш шәһәрләреннән килгән уенчылар арасында Буаның "Олимп" командасы футболчылары өченче урын яуладылар. Молодцы!
-
Буалылар, кемнең мәчесе күңелегезгә хуш килә? (фоторепортаж)
Район газетасы сайты буалылар арасында "Иң оригиналь март мәчесе фотосы" дигән конкурс игълан иткән иде. Беренчедән, укучыларыбыз, пассив булдыгыз. Икенчедән, без сездән нәкъ дәртле, көлке март мәчесе фотоларын көткән идек. Дәрес, сез җибәргән мәчеләр фотолары барысы да көлке уята. Хәзер менә сайлап алынган 12 мәче фоторәсеме астында иң оригинален сайлау...
-
Буа кубогына Казан ярышы (фоторепортаж)
Казанның "Форсаж" картинг үзәгендә җиденче тапкыр Буа муниципаль районы башлыгы кубогына картинг ярышлары узды. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, автомотоспорт Федерациясе, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе һәм Буа районы оештырган әлеге традицион бәйгедә быел республиканың 29 районыннан 10 командада...
-
Чокыр өчен ГОСТ: начар юлда автомобиль җимерелсә, нишләргә
Ничек кенә сәер тоелмасын, автомобиль юлларындагы чокырларга аерым ГОСТ стандартлары бар. Моның турында белүчеләр генә аз. Ә менә асфальттагы чокыр аркасында транспортыгыз ватыла калса, бу белемегез Сезгә бик ярап куячак. Ничек итеп? Бу хакта әлеге язмада. ГОСТ таләпләренә җавап бирүче чокырның озынлыгы 15 сантиметр, киңлеге 60, тирәнлеге 5 сантиметр. Әгәр...
-
Буада Нәүрүз-2017: җырладык та, биедек тә (фоторепортаж)
-
Буалылар, Росреестрда “кайнар линия” эшли. Сораулар бирегез
21 мартта 8дән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә "Бердәм кайнар линия көне" үткәрелә. Ул күчемсез мөлкәткә хокукларны "Дача амнистициясе" буенча гадиләштерелгән тәртиптә теркәү өлкәсендә яңалыкларга багышлана. Буалылар бу темага кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларны (84374) 3-36-33 номерына шалтыратып бирә алалар. фото: vdvsp.ru
-
Буанның яшьләр паркы яңарачак (+фото)
Шәһәрнең узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында нигез салынган Яшьләр паркы тиздән тагын бер яшьлеген кичерәчәк - анда төзекләндерү эшләре башкарылачак. Ул ике этаптан торачак. 2001 елда реконструкция үткәрелгән иде инде анда - тротуарлар ясалды, эскәмияләр, яктырткычлар куелды, фонтан яртылаш урнаштырылды. Күп чаралар шунда оештырыла башлады. Ул вакытларда паркта, исәпләүләр буенча, көненә...
-
Буа ике атнага театрлар үзәгенә әверелде
Буа хәзер фестивальле шәһәр. Бездә Идел буе һәм Урал халыклары театрларының "Идел-Буа-Урал - диалоглар яссылыгы" I Бөтенроссия фестивале уза. 23енә кадәр дәвам итәчәк бу күркәм чарага стартны якшәмбе көнне Коми Республикасының В. Савин исемендәге драма академия театры артистлары бирде. Көндез алар район мәдәният йортында "Хәйләкәр төлке баласы" исемле балалар спектакле...
-
Буалылар коррупция турында нәрсә сөйләде (фоторепортаж)
Районның балалар Думасы "Яшь поколение" активистлары, шәһәр прокуратурасы, районның коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге вәкилләре белән берлектә халык арасына районда коррупциянең торышы турында сораштыру үткәрделәр. Респондентларның 70тән күбрәге җавап бирергә ризалашты. Анкета аноним рәвештә иде. Буалыларга ришвәт биреп кенә проблеманы хәл итеп буламы? Вазифаи затларга ришвәт биргәнегез булдымы? Аларга кемдер аркылы...
-
Буа редакция хезмәткәрләре Татарстанның авыл хуҗалыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнде (+фото)
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан редакция хезмәткәрләрен күңелле сюрприз көтте. Күп еллар буе "Ялав" газетасында эшләгән ветеран Лидия Журавлевага: хәзерге көндә әлеге басма буенча редактор урынбасары Николай Карповка: 16 елдан бирле редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләүче мөхәррир Әлфия Шәрәфетдиновага: Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов имзалаган...
-
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов буалыларны 8 март бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле хатын-кызлар - аналар, апалар, сеңелләр! Милые женщины! Дорогие матери, жёны, сёстры! Позвольте тепло и сердечно поздравить вас с праздником, с которым мы традиционно связываем наступление весны, - Международным женским днем! 8 Марта - день, когда мы, мужчины покоряемся вашему очарованию и красоте, становимся романтиками готовыми на благородные и безрассудные...
-
Буалы футбол җанатарлары, безнекеләрне яклап кычкыргычлар уйлап табыгыз
7 апреьдә үтәчәк Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап һәм 2017 елда Казанда үтәчәк FIFA конфедерациясе Кубогы матчлары алдыннан ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе татарстанлылар арасында "Казан, футбол, сәламәтлек" исемле конкурс игълан итә. Агымдагы елның 20 мартыннан 25 маена кадәр "Казан, футбол, сәламәтлек" темасына кем иң яхшы кычкыргычлар уйлап таба һәм Казан шәһәре,...
-
Югары Лашчыда Миләүшә Зарипова истәлегенә чаңгы ярышлары узды (фоторепортаж)
Әлеге традицион бәйге тугызынчы тапкыр үткәрелде. Анда Югары Лашчы мәктәбеннән, Буадан, Апас һәм Чуашстанның Яльчек районнарыннан яшь чаңгычылар җыелды. 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк, 2001-2002 елларда туган ир балалар һәм кызлар спринтта - 1 һәм 1,2 километрда узыштылар. Һәр төркемдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән алтышар спортчы финалда да җитезлек...
-
Буада «Аленушка» балалар бакчасында яңалыкны республика белгечләре ничек бәяләде?
Буада бердәнбер балалар бакчасы Мәскәү шәһәре белгечләре тарафыннан тезелгән программа нигезендә эшли. Пилот мәйданчыгы булып беречеләрдә башлаган мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә шушы көннәрдә республика күләмендә семинар үтте. - Бу программаның өстенлеге шунда, бала тәрбияче белән бертигез эшли. Өйдә әти-әниләрне дә бала белән шөгыльләнүгә җәлеп итү нәтиҗәлелекне арттыра. Бүген "ачык дәрес"ләр вакытында...