Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада чишмә суы кабат килә
Язгы ташу белән бәйле рәвештә, шәһәр паркындагы һәм Вахитов урамындагы колонкаларга Күгәлнәдән тарттырырлган су килми торды. Трассаны ремонтлагаганнан соң, су "кайтты". Чишмә суы артыннан килүчеләр чираты да яңарды.
-
Буалы экологлар ветеранны Җиңү белән котладылар
Җиңү бәйрәме алдыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Севастополь оборонасын тотуда катнашкан, Зур Фролово авылында яшәүче Ватан сугышы ветераны Алексей Лазаревны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Алексей Ивановичка 91 яшь. Ул 65 яшенә кадәр туган авылында тимерче булып эшләгән.
-
Буа районы башлыгы Азат Айзетулловның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан буалыларга мөрәҗәгате
"Кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы - илебез тарихында бөек вакыйга уңаеннан котлыйм. Еллар үтсә дә, Ватаныбыз өчен Җиңүнең тарихи мәгънәсе кимеми. Без аның хакына бернинди матди үләмнәрдә дә үлчәп булмаслык югары бәя белән түләдек. Ирләрен һәм улларын югалткан толларның һәм аналарның хәсрәтен, геноцид,...
-
Бүген Буага якташлык җәмгыяте әгъзалары кайтты (фоторепортаж)
Алар алдан җирлекара үзәк китапханәдә булдылар. Якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе, Казан федераль университеты доценты Ислам Әхмәтҗанов бу юлы да китапханә фондына 500дән күбрәк китап бүләк итте. Ә барысы ул биргән китапларның саны 3 меңнән күбрәк. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев залда утырган укучыларга...
-
Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев әнисенә “районка”га подписка рәсмиләштерде
"Татмедиа" җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне яздырт. Якыннарыңны яздырт" акциясенә Илдар Фәрит улы да кушылды. Ул шәһәрдә яшәүче әнисенә "районка" яздыртты һәм үзе дә газетаны яратып укуын сөйләде. Исегезгә төшерәбез: 11 майдан алып район газетасына ташламалы бәядән язылып булачак. Ярты елга аның бәясе - 596 сум 34 тиен. Бу акция 21...
-
9 Майда бәйрәм программасы
Шәһәр үзәк паркында сәүдә ярминкәсе - 8.00-21.00 Ветераннарның хәрби комиссариат янында җыелуы - 9.00 сәгатькә кадәр Мәктәп укучылары һәм укучылар катнашында шәһәр урамнары буенча "Тынычлык эстафетасы" - 9.00-9.30 Сугыш еллары җырлары яңгырый, диктор тексты - 9.00-10.00 Төньяк Коммуна урамыннан алып Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпкә кадәр "тере" коридор оештыру -...
-
Район газетасына ташламалы язылу башлана!
Сөенче! Бу хакта әти-әниләрегезгә, әби-бабайларыгызга, дусларыгызга әйтергә онытмагыз - 11 майдан 21 майга кадәр район газетасына киләсе яртыеллыкка ташламалы язылу игълан ителә. Бу ункөнлектә аңа нибары 596 сум 34 тиеннән подписка рәсмиләштерергә була. Почта бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша квитанцияләрне рәсмиләштереп куегыз! Шулай ук шәһәрлеләр өчен газетабызга альтернатив язылу мөмкинлеге дә...
-
Буада янгынга каршы аерым режим башланды. Учак ягу тыела
Ул бүгеннән старт алды һәм 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилакликалау районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин раславынча, үткән еллар статистикасы яз башлану белән чүп-чар һәм коры үлән ягу аркасында чыккан яңгыннар артуын күрсәтә. Аны бакчаларда да, кырларда да, чокырларда да ягалар. Быел...
-
Буада ветераннарга Татарстан Президенты бүләген тапшырдылар (фоторепортаж)
Бүген көн дәвамында районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты бүләген тапшырдылар. Җиңү көне якынлашыр алдыннан тәмле күчтәнәчләр тутырган пакетны сугыш солдатлары шатланып кабул иттеләр. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов аларга изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Бүген җирле үзидарә хезмәткәрләре көне. Аны яңачәчкаплылар аны яңа бинада каршылый (фоторепортаж)
Яңа Чәчкап авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт республика программасы буенча үткәрелде. Бәйрәм алдыннан аны ачу тантанасы булды. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, муниципаль район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Еремеев, "Авангард" агрофирмасы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Кунаклар капиталь ремонт үткәргән подрядчы оешма - Айрат Бухарин...
-
Без “Татарстан 24”тә!
Буа телевидениесе "Татарстан-24" каналына күчте - без республика эре телекомпаниясенең челтәр партнерына әверелдек. Узган чәршәмбедә әлеге вакыйга район күләмендә зурлап үткәрелде. Бу уңайдан "Буа дулкыннары" кунаклар да кабул итте. "Буа ТВ"ны яңа каналда тәкъдир итү тантанасында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директорының телевидение буенча урынбасары Марина Коновалова, әйдәп баручы белгеч Ирина...
-
Буа-Грузия – мәхәббәт күпере
Мәхәббәт - ул шундый нәрсә, ара ераклыгына да, дин, милләт аерымлыгына да карамый, бөтен барлыгыңны яулап ала, акыл да йөрәктәге хискә генә буйсына. Менә шулай чирек гасыр элек бер-берсенә гашыйк булган осетин егете Бесик һәм татар кызы Ралия бүген тату гаилә булып Кырык Садак авылында гомер кичерә. Ульяновск шәһәрендә танышалар...
-
Буалылар, иртәгә Көлке бәйрәменә килегез!
Иртәгә, 1 апрельдә, Көлке көне уңаеннан шәһәрнең Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре бәйрәм үткәрә. Әкият геройлары - Прохор, Алиса күңелле уеннар үткәрәләр, мәдәни үсеш үзәге һәвәскәр артистлары дәртле җырларын бүләк итәчәк. Иң кызыгы - бәйрәмдә танылган артистлар Натали белән Николай Басков та "киләчәк". Рәхим итегез! Тамаша иртәгә, 13 сәгатьтә...
-
Идел аръягы районнары ветеринарлары - Буада
Шушы көннәрдә республика белгечләре Буада Идел аръягы районнарының ветеринария-санитария экспертлары өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Анда барлык төр авыл хуҗалыгы терлекләрен суюга һәм иткә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Башлап шәхси эшмәкәр Әхтәм Каймаковның Карлы авылындагы сугым пунктында киңәшмәнең гамәли өлеше узды. Казан шәһәренең дәүләт ветеринария бер-ләшмәсенең ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе мөдире...
-
“Март мәчесенең оригиналь фотосы” конкурсының җиңүчесе билгеле!
Конкурс кичә 12 сәгатьтә тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча иң күп сандагы - 614 "лайк"ны Рич атлы мәче җыйды (хуҗасы - Буадан Раилә Булатова). Аңа беренче урынны бирәбез. Бүләк артыннан Рич үзе дә алып килә алса, бик әйбәт булыр иде. 464 "лайк" җыеп, икенче урынны яулаган Рэй кушаматлы мәче (хуҗасы Буадан...