Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буага авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре килде (фоторепортаж)
Хуҗалыкларда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район җитәкчелеге, аграрий белгечләре катнашында терлек азыгы әзерләүдә файдаланылучы техникаы кабул итү үткәрелде. Быел да "Авангард" җәмгыяте бу җаваплы эшкә алдан әзерләнгән. Кайбыч машина-трактор паркында барлык техниканың төзеклеге тикшерелде, кимчелекләр табылмады.
-
Буада Сабантуй көннәре билгеле
Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова белдерүенчә, Буада Сабан туй 2 июльдә, гадәттәгечә, "Буа-Алан"да уза. Авылларда әлегә Яңа Тинчәледә генә булачагы билгеле, ул 8 июльдә үткәреләчәк. Рәхим итегез!
-
Буада бер үк шартларда эшләп терлекчелектә күрсәткечләр – төрлечә
Буада бер үк шартларда эшләп терлекчелектә күрсәткечләр - төрлечә. Берәүләр терлек азыгы әзерләүдә файдаланылучы комплексларны үткән көздән үк ремонтлап куйса, икенчеләрендә әле төзәтү эшләре алып барыла гына. "Дружба" агрофирмасының 1 номерлы филиалында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария белгечләре катнашында узган семинар-киңәш-мәдә район җитәкчелеге әлеге хакта җентекле сөйләшү алып барды. Филиал белән...
-
Буада район ифтар мәҗлесе узды (фоторепортаж)
30, 31 май көннәрендә Буа-Аланда район ифтар мәҗлесе үтте. Анда район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, район башкарма комитеты рәисе Сәлим Даутов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов катнаштылар. Беренче сүз Илдар Еремеевка бирелде. Ул: "Буалыларны Рамазан ае белән...
-
Буа музеенда батыр якташларыбыз турында китап тәкъдир иттеләр (фоторепортаж)
Бүген туган якны өйрәнү музеенда "Наши павшие - как часовые" дигән китапны тапшыру тантанасына Татарстанның Куркынычсызлык органнары музее җитәкчесе Ровель Кашапов, чик буе гаскәрләре ветераны Камил Тимаев кайттылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. Ровель Әлтафович сугыш елларында Дәүләт куркынычсызлыгы халык комиссариатында (НКГБ) хезмәт...
-
Коткаручылар су коенганда сак булырга чакыра
Акрын адымнар белән булса да, җылы көннәр килә. Тиздән халык су буена ял итәргә чыга башлаячак. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков коену сезоны ачылганда аеруча сак булырга киңәш итә. Аның әйтүенчә, бәхетсезлек очракларын анализлау нәкъ шул чорда үлемнәр күбрәк булуын күрсәтә. Бк вакытта һава температурасы 25-30 градуска...
-
Буа мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады (фоторепортаж)
Быел унберенче сыйныфны 116 укучы тәмамлый. Олы тормыш юлына иң күп - 27 укучыны лицей-интернат озата. 1 номерлы мәктәптә 26, М. Вахитов исемендәге гимназиядә 19 чыгарылыш. Иске Суыксу һәм Яңа Тинчәле урта мәктәпләрен исә берәр укучы гына тәмамлый. Тугызынчылар 493. Аларның 69ы 2 номерлы лицейда, 55е - Р. З. Сәгъдиев...
-
Бүген Буаның редакция, телевидение хезмәткәрләрен бүләкләделәр (фоторепортаж)
Коллектив алдында бүген редакциянең кунагы, район башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова чыгыш ясады. -Сез районның һәрьяклап үсешенә, балаларда патриотик хис тәрбияләүдә үзегездән зур өлеш кертәсез, четерекле мәсъәләләрне күтәрәсез. Авыр һәм мактаулы зур уңышлар телим, - диде ул һәм "Байрак" газетасының бүлек мөхәррирләре Наилә Хәсибҗановага, Әлфинур Йосыповага, "Буа...
-
Буада семинар узды (+фото)
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарында запаста торган гражданнарны броньлаштыру, хәрби исәпкә алу буенча җаваплы затлар катнашында семинар узды. Андагы Идел аръягы районнарын килгән белгечләрне муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев сәламләде. Семинарны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының солдатларны, запастагы сержантларны, прапорщикларны планлаштыру, билгеләү, исәпкә алу бүлеге начальник ярдәмчеләре Дмитрий Бойко,...
-
Буада балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәмнәр уза. Рәхим итегез!
Беренчесе 1 июнь көнне сәгать 10да Үзәк паркта һәм үзәк мәйданда булачак. Анда концерт программасы, балалар өчен төрле конкурслар, уеннар булачак. Шул ук көнне кичке 18 сәгатьтә Яшьләр паркында бәйрәм көтелә. Аны Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре оештыра. Бәйрәмдә концерт программасы, конкурслар, җиңүчеләргә татлы призлар, ачык һавада "Ералаш" киносы күрсәтелә, спорт...
-
Буалылар, төнге музейга килегез
Туган якны өйрәнү музее үзенә төнге кунакка иртәгә - Музейлар көнендә кичке сәгать 6дан чакыра. Ә бүләккә экспонат алып килүчеләр музей белән түләүсез таныша ала. Белешмәләр өчен телефон: 3-34-48. фото: tatfrontu.ru
-
Буалылар, "Сезнең гаиләнең иң бәхетле мизгеле" конкурсантлары өчен тавыш бирегез
"Байрак", "Знамя" газетасы, аның сайты 15 май - Гаилә көне уңаеннан сайтның укучылары арасында бәйге игълан иткән иде. Конкурска барлыгы өч гаилә электрон адреска үзенең фотосы белән язма салды. Катнашырга теләүчеләр саны аз булганга, аларның барысы да тавыш бирүдә катнашачак. Ә тавыш бирү 18 майда көндезге 12.00 сәгатьтә тәмамланачак. Хөрмәтле...
-
Буада Гаилә көнен билгеләп үттеләр (фоторепортаж)
-
Буага Марат Әхмәтов килде (+фото)
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев язгы кыр эшләре белән таныштылар. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Ереммев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов озатып йөрделәр. Министр райондагы кыр эшләре барышы белән кәнәгать калды, ул чәчүне 20 майга кадәр...
-
Буалылар, «Татарстан 24»тә күчемсез мөлкәтне теркәү тәртибе турында карагыз
Бүген 17 сәгать 30 минутта "Татарстан 24" каналында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез мөлкәтен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы урынбасары Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында турыдан-туры эфир оештырыла. "Актуаль сөйләшү" программасы кысаларында дәүләт теркәүчесе телевизор караучыларга Россия законнары таләпләрен үтәп ничек йорт төзергә һәм аның тулы хокуклы милекчесе булырга кирәклеге...