Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буа Сабантуе күчерелде
Район башкарма комитетының оештыру бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә Зәй районындагы фаҗига булу уңаеннан игълан ителгән матәм көне аркасында Сабантуй икенче якшәмбегә, 9 июльгә күчерелде. Сабантуй программасы шул ук кала. Бәйрәм 8 июльдә Яңа Тинчәледә дә узачак. Моннан тыш бу көнне буалыларны Ульяновск өлкәсенә дә чакыралар. Анда губернатор Сергей Морозов,...
-
Татарстан Президенты, республикада фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү указына кул куйды
Искәртеп үтик, Зәй районында юл-транспорт фаҗигасендә 13 кеше һәлак булды, тагын 15е зыян күрде. (Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү турындагы указга кул куйды. "2017 елның 2 июлендә Татарстанда Зәй районында юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларның якыннары, туганнары кайгысын уртаклашып,...
-
"Авангард" агрофирмасында Сабантуе (фоторепортаж)
Теләкләргә, бүләкләргә бай көн Чәршәмбе көнне "Авангард" агрофирмасы хезмәтчәннәре Кайбыч авылы урманы аланына җыелды. Табигатьнең иң матур кочагында язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләүгә багышланган "Сабантуй" бәйрәме үтте. Кояш та сәламләде Бу тантананы кояш та көткән бугай, ул иртәдән үк җылы нурларын сипте, көн дә күк йөзен басып алырга...
-
Буалылар, шикәр дә, иттарткыч та сезнеке булачак
Хөрмәтле укучыларыбыз! Район газетасы редакциясе традиция буенча киләсе яртыеллыкка "Байрак"ка подписка рәсмиләштерүчеләр (шул исәптән альтернатив язылучылар да) арасында призлар уйнатуны дәвам итә. Киләсе алты айда өч телдә чыгучы район газетасының берсен алдырачак райондашлар өчен төп приз иттарткыч, калган бүләкләр арасында - бишәр килолы капчыкларда шикәр комы, он. Аларга ия булу...
-
Буада малларга кышлату чорына терлек азыгы әзерлиләр (+фото)
"Дружба" агрофирмасының 4 номерлы филиалында малларга кышлату чорына терлек азыгы әзерләү оешкан төстә алып барыла. Механизаторлар 2500 тонна сыйдырышлы базны тутырып киләләр. Яшел массаны ташуда 14 данә үзбушаткыч техника файдаланыла. Яшел сенажны К-700 тракторларында Рәшит Әбдулнасыйров, Петр Архипов тыгызлап тора. Филиалда төргәкле сенаж әзерләү дәвам итә.
-
Буада Бөек Ватан сугышы башлану көнен искә алдылар (фоторапортаж)
Бу көнне дә шәһәр үзәгендәге тантанага беренчеләрдән булып өлкән буын килде. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре халык арасыннан аралап күрешкәннән соң түзмәде, бер-бересен кочып елады. Хәер, сирәгәйде алар. Тантанага да нибары 6 сугыш ветераны килгән иде. Аларның гомуми саны районда да хәзер 30 тирәсенә генә җыела. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы...
-
Буада боз нинди зыян салды (ФОТО, ВИДЕО)
Бүген кцндезге 12 сәгать тирәсендә Буада урыны белән боз явып китте. "Авангард" агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, кичә дә бозлы яңгыр булган. Ул кырлардагы чөгендерләргә зыян салган - яфракларны тишкән. -Әгәр дә дымлы һава торышы сакланса, бу хәл чөгендернең үсешенә комаучаулык тудыруы ихтимал. Яфракларның тишекләре ялганмыйча, алар эчерергә мөмкин,...
-
Буалылар, һәлак булганнар, үлгәннәр истәлегенә шәмнәр кабызыйк
21 июньнән 22 июньгә каршы төндә Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел үтүгә багышланган "Хәтер шәме" мемориаль акциясе оештырыла. Бу чара беренче тапкыр, "Бөтен Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында үткәрелә. Бу уңайдан Буада, үзәк мәйданда, үзәк паркта 21 июньдә 21 сәгатьтә, 22 июньдә иртәнге 4 сәгатьтә "Хәтер...
-
Район җитәкчесенә соравыгыз бармы
"Район җитәкчесенә сорау" рубрикасы астында район газетасы редакциясе "Байрак" ("Знамя", "Ялав") аша һәм аның сайтында буалыларны борчыган сорауларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Җаббаровның җавап бирүен оештыра. Хөрмәтле буалылар! Сезне борчыган һәм социаль мәгънәгә ия булган сорауларны алдан 3-19-73, 3-75-06 телефон номерлары буенча редакциягә шалтыратып әйтергә дә,...
-
Канадача сенаж ике сәгать эчендә (фоторепортаж)
Кояшлы көннәр тууга "Дружба" агрофирмасының дүртенче филиалында, төгәлрәге Иске Суыксу авылы кырларында күпьеллык үлән урдыруга керештеләр. Биредә терлекләр өчен кышкы азык запасы әзерләүне берничә елдан бирле Канада технологиясе буенча алып баралар. Бу яңалык түгел. Төрдәш ысул белән яшел масса әзерләү районның башка хуҗалыкларында да бар. Әмма белгечләр сүзләренә караганда, биредә...
-
Бүген буалылар соравы буенча без сулый торган һаваны Казан лабораториясе тикшерде (+фото)
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрыгының территориаль идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, идарәгә шәһәрдә яшәүче берничә гражданнан хат кергән. Яшәүчеләр анда шәһәрдә аерым бер вакытларда һавага сасы ис таралуы, аның сәламәтлеккә йогынтысы турында борчылалар һәм зарларын белдерәләр. Теритториаль идарә белгечләре әлеге хатлар буенча Буага ТР Экология һәм табигый ресурслар министрыгының аналитик...
-
Буа укучысы Рифкатъ Миңнеханов кулыннан спорт велосипеды алды (+фото)
Кичә Россия бәйсезлеге көнендә Казанның "Ривьера" кунакханәсенең конференц-залында "Бердәм Россия" партиясенең проекты - "Балалар илне ясый" рәсем конкурсының җиңүчеләре җыелды. Арада безнең районнан Аксу мәктәбе укучысы Алинә Сәмитова да бар. Ул өченче урынны алды. Аңа бүләкне спорт велосипедын Татарстанның юл куркынычсызлыгы фонды директоры Рифкатъ Миңнеханов тапшырды. Котлыйбыз, Алинә!
-
Россия бәйсезлеге көне белән буалыларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Җаббаров котлый
12 июнь - Россия Федерациясе бәйсезлеге көне. Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат җаббаров район халкына тәбрикләү ирештерә: "Бу көн Россия Хөкүмәте һәм аның аерылгысыз өлеше булган Татарстан өчен дә мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Илебезнең бай тарихын һәм мәдәниятен саклап калу, безнең балаларыбыз яшәячәк көчле һәм лаеклы...
-
Буа районында рулонлы төргәклердә сенаж әзерләүгә керештеләр (+фото)
"Дружба" агрофирмасының 4 номерлы филиалында беренчелердән булып рулонлы төргәклердә сенаж әзерләүгә керештеләр. Быел план буенча 1500 рулон әзерләргә планлашпыралар. Сенаж рулонда 8 ай саклана. Яшь бозаулар өчен дару үләннәреннән торган бәйләмнәрне әзерләргә урта мәктәп коллективы, укучылар катнаша.
-
Буа сыерларына файдалы үлән
Район хуҗалыклары алдында яшь бозауларга төрле дару үләннәреннән торган 236820 данә көлтә бәйләү бурычы тора. - Май аенда әзерләгән көлтәләрнең сыйфаты бик яхшы була. Күбесе моңа ай башында ук кереште. Киптерү өчен абзарларны файдаланалар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Идрис Дәүләтшин. Быел да бу эшкә беренчеләрдән...