Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Контейнерларны – авылларга
Каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар шәһәрнең шәхси йортлы урамнарына гына түгел, авылларга да урнаштырыла башлады. Пилот проект Каенлыктан старт алды. Халыкның бу яңалыкны ничек кабул итүен урынга барып ачыкладык. Аларның моңа ияләшеп килүе авылга кергәндә үк күренде - Тау ягы урамы башындагы ике контейнер да яртылаш тулган. Зур Фролово авыл...
-
Буада “Жемчужина” чишмәсе тирәсе кабат җанланды
Колонкадан шактый вакыт су килмәде. Сайт укучыларыбыз суның кайчан булуын сорап та яздылар. МППҖКХ хезмәткәрләре су трассасында проблеманы ачыклап, тезәттеләр. Кыскасы, үзәк парк янындагы "Жемчужина" чишмәсенә рәхим итегез, райондашлар.
-
Буаның Әлки авылында авылдашлар бәйрәме булды (+фото)
Әлки авылында туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар, үзара акча җыеп, күңелле бәйрәм уздырдылар узган шимбәдә. Бу көнне туган авылына 100дән күбрәк кеше кайткан иде. Әлкилеләрне авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова котлады, чараны оештыручы Нурлисә Хәсәновага рәхмәтләрен җиткерде. Аннан авылның әби-бабайлары сыйлы өстәл артына утырды, мулла догалар укыды. Ә мәйданда...
-
Буада 85 яшьлек әби авылга кое “бүләк итте” (+фото)
Атна башында редакциягә Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов килде. Ул авылда 85 яшьлек Гөлсинә апа Низамованың пенсия акчасына кое казытуын әйтеп, безне дә күреп китәргә чакырды. Аның "эзенә диярлек басып" авылга юл алдык. Без килгәндә, яңа кое янына "хуҗасы" Гөлсинә апа да, Колхоз урамында яшәүчеләр дә җыелган иде. Коены...
-
Ташкичүдә урам бәйрәме авыл Сабантуена әверелде ( фоторепортаж)
"Безнең урамда да бәйрәм булыр әле", дияргә урын калдырмыйча, атна саен диярлек һәр урам ярыша-ярыша бәйрәм иткәннәр иде Тимбай авыл җирлегенә караган Ташкичү авылында. Көннәр утырып киткәч авыл аланында шуңа йогак ясап, авыл бәйрәме оештырдылар шушы көннәрдә. Туган якка Мәскәүдән , Ульян өлкәсеннән, Казаннан да кайтучы күп булды бу көнне....
-
Буа механизаторлары кырда концерт карый (+фото)
Кырларда кызу эш өсте. Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерлиләр. Аларның авыр хезмәте күтәренке рухта үтсен диеп, район һәвәскәрләре - "Башак" агитбригадасы һәм "Ләйсән" ансамбле кырларга барып концерт куялар. Күптән түгел алар "Коммуна" җәмгыятендә булдылар.
-
Буада традицион комбайннар парады узды (фоторепортаж)
Парад " Кыят" җәмгыятендә һәм "Авангард" агрофирмасыың Кайбыч бүлекчәсендә узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Җаббаров та катнашты. Ул "кыр корабларының" әзерлеген уңай бәяләде. "Авангард"та алдынгыларны да бүләкләделәр.
-
Буада Питрау көнендә 8 килограмм ботка, 30 литр өй квасы, бал белән коймак сыйладылар (фоторепортаж)
Буа районың Шәмәк авылында Питрау көне уздырылды. Җирле халыкны, кайткан кунакларны котларга районның Чуаш милли мәдәнияте үзәге җитәкчесе Владимир Ильин, "Дружба" агрофирмасының 1 номерлы "Тахарьял" бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Савельев тәбрикләделәр. Аннан аксакаллар авыл тарихы хакында сөйләделәр. Бәйрәмдә әйлән-бәйлән, моңлы җырлар башкарылды. Мәйданда шулай ук халыкны тәмле ботка, өйдә ясалган квас,...
-
“Безнең матур ишегалдыбыз” конкурсының финалына старт бирелә
Шәһәр һәм район балалар бакчалары арасындагы конкурсның өч этабы тәмамланды. Соңгысында "Курочка Ряба" - 352, "Светофорик" - 834, "Сказка" - 1251, "Солнышко" - 395, "Теремок" - 1234 "Лайк" җыйдылар. Финал өлешендә әйткәнебезчә, конкурс барышында иң күп "лайк" җыючы биш бакча катнаша. Алар - "Ак каен" (1228), "Теремок" (1234), "Әкият" (1231),...
-
Тирә-ягыбызны чүпләмик
Шәһәрдәге кайбер оешма-предприятиеләр каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга күптармаклы коммуналь хуҗалык белән бүгенгәчә килешү төземәгән. Шәхси секторда яшәүчеләрнең кайберләре исә үз территориясе чисталыгын гына кайгырта. Ә табигатьне кем сакларга тиеш? Икътисадчы Раиса Кузьминцова әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәрдә урнашкан 89 предприятие һәм 75 шәхси эшмәкәр коммуналчылар хезмәтеннән файдалана. Алардан һәм шәхси сектордан...
-
“Безнең матур ишегалдыбыз” конкурсының өченче этабы башлана
Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның икенче этабы төгәлләнде. Анда катнашкан "Алтынчәч" балалар бакчасы 810, "Батыр" - 1962, "Йолдызкай" - 723, "Миләшкәй" - 489, "Ромашка" - 666 "лайк" җыйдылар. Бүгендә конкурста 5 бакча катнаша. Алар өчен тавыш бирү 14 июль көнне 12 сәгатьтә төгәлләнә. Аннан конкурс барышында иң күп "лайк" җыючылар...
-
Буаның баш полицейские: “Быел ярты елда җинаятьләр саны кимеде” (+фото)
Бүген район эчке эшләр бүлегенең яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Җаббаров, шәһәр прокуроры Марс Фәткуллин, шәһәр суды рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Павел Романчук катнашты. Утырышны эчке эшләр бүлеге начальнигы Радик Егоров алып барды. Ул чыгышында быел 6 ай эчендә узган елның бу чоры белән чагыштырганда...
-
“Безнең матур ишегалды конкурсының икенче этабы башлана
Бүген көндезге сәгать 12дә бәйгенең беренче этабы тәмамланды. Анда "Аленушка" бакчасы - 846, "Ак каен" бакчасы - 1228, "АБВГДЕЙКа" 662 "лайк" җыйдылар. Икенче этапта 5 балалар бакчасы катнашачак. Тагын ике бакчаның хезмәткәрләре безнең конкурста катнашырга теләк белдерделәр. Искәрмә буларак, аларны да исемлеккә керттек. Киләсе конкурсларда эшләрне вакытында җибәрүегезне үтенәбез. Икенче...
-
“Коммуна” сыер савучылары бүген эшкә көймәдә барды (+ фото)
Моңа көчле яңгырлар аркасында Зөядә су күтәрелү һәм Килдураз авылы янындагы күпер су астында калу сәбәпче. Мөгезле эре терлекләрнең җәйге лагеренда эшләүчеләрне һәм сыер савучыларны елганың икенче ярына 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылар көймәдә ташыдылар. Алар иртәнге 4 сәгатьтән эшли башлап, 5.40 сәгатькә 23 хезмәткәрнең барысын да аргы якка...
-
Яңа бәйге: кайсы балалар бакчасының ишегалды матуррак?
"Байрак" район газетасы, сайты яңа фотобәйге игълан итә. Ул шәһәрдә һәм авылларда урнашкан балалар бакчалары арасында узачак. Әлеге конкурста катнашу өчен бакчаның матур ишегалдын фотога төшерергә (фото бер генә булырга тиеш) һәм аны bayrakbua@mail.ru адресы буенча электрон почтага салырга кирәк. Фотодагы матур ишегалды кайсы балалар бакчасыныкы икәнен күрсәтергә онытмагыз! Контакт...