Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Сезгә Еланьнан сәлам”. Свердловск өлкәсендә хезмәт итүче якташ егетләр тормышы турында Буа телевидениесе күрсәтә
Киләсе пәнҗешәмбедә, 28 сентябрьдә, "Буинск и его люди" тапшыруында Буа телевидениесе Буадан делегациянең Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендә хәрби частька сәяхәте турында күрсәтәчәк. Бу тапшыруда анда хезмәт итүче якташ егетләрнең тормышы белән танышырга һәм аларның солдат сәламнәрен тыңларга була. Сезне экраннар янына 19 сәгатьтә чакырабыз.
-
“Минем яраткан укытучым” конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү вакыты билгеле
Хөрмәтле сайт укучыларыбыз! Чираттагы конкурс кысаларында редакциянең электрон почтасына күп хатлар, фотолар килде. Аларны күбесенчә укучылар җибәргән. Хатларда яраткан педагоглары турында җылы сүзләр язылган. Мондый хатларны, укытучыгызның фотоларын җибәрергә бер көннән дә кимрәк вакыт калып бара. Иртәгә җибәргәннәрне кабул итмибез. Шуңа күрә ашыгыгыз! Шәһәр мәктәпләре укучылары болай да актив, авылныкылар...
-
Буа делегациясе Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендә хезмәт итүче солдатлар янында (фоторепортаж)
Буадан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре быел кабат буалы солдатлар янына киттеләр. Район газетасы редакторы Гакил Камалетдиновның сәяхәттән җибәргән фоторепортажын һәм видеоязмаларын тәкъдим итәбез. Бу хакта төгәлрәк киләсе блокларда укырсыз.
-
Игътибар! Конкурс “Минем яраткан укытучым”
Район газетасы, сайты, телевидениесе чираттагы конкурс игълан итә. Ул Укытучы көненә багышланачак. Әлеге бәйгедә катнашу өчен "Минем яраткан укытучым" конкурсына, дип язып, яраткан укытучыгызның фотосын 21 сентябрьгә кадәр (әлеге көнне дә кертеп) bayrakbua@mail.ru электрон почтасына салырга кирәк. Шулай ук ук укытучының исем-фамилиясен, кайсы мәктәптә эшләвен, нинди предметтан белем бирүен язу...
-
Буалы яшүсмерләрне түләүсез гитарада уйнарга өйрәнергә чакыралар
Әлеге белдерү 7-8 сыйныфларда укучылар игътибарына. Әгәр сез акустик гитарада уйнарга, соло, ритм, бас, "ВИА" ударные күнекмәләрен өйрәнергә телисез икән, бу хыялны тормышка ашырырга була. Мәдәни үсеш үзәгендә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә 16дан 18 сәгатькә кадәр гитара уйнарга өйрәтү дәресләре оештырыла. Өйрәтү тәләүсез. Белешмәләр өчен телефон: 89063299003.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады
Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын, диелә мөрәҗәгатьтә. (Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар! Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. Бөтен дөньяда миллионлаган...
-
Буаның тулай иң күп балл җыючы чыгарылышлары кайда укыячаклар?
Районда быел мәктәпне гел "яхшы" билгеләренә генә тәмамлаган 54 укучының 8е Татарстан медалеленә дә лаек булдылар. Аларның һәркайсы бүген инде үзләре теләгән һөнәр алу өчен Татарстан һәм Россия вузлары студентлары булу бәхетенә ирештеләр. Шәһәрнең сәләтле балалар өчен лицей-интернаты укучылары - Рузәл Сибгатуллин Казан авиация институтының мәгълүмат куркынычсызлыгы бүлеге, Эльмира Таҗиева...
-
Буага килгән мәгариф министры нәрсә өчен мактады, нәрсәдән канәгать түгел (фоторепортаж)
Бүген район мәдәният йортында укытучыларның традицион август конференциясе узды. Анда Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде. Башлап ул мәдәният йорты каршында урын алган күргәзмәне, укучыларның чыгышларын карады, лицей-интернатка беренче сыйныфка керүче укучыларга «Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында әзерләнгән букчаларны тапшыруда катнашты. Пленар утырышта район мәгарифе эшчәнлегенә бәя...
-
Коммуналылар: " Ике-өч атналык эш бар әле"
Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Һава торышы да моңа мөмкинлек бирә - коры, эссе. Һәрьяклап кызу көннәрнең берсендә урак барышы белән танышу өчен районның алдынгы хуҗалыкларының берсе - "Коммуна" җәмгыятенә юл алдык. Кайтарылганны тиз урнаштырырга Иң элек Килдураз авылы читендәге ындыр табагына тукталдык. Өсте ябулы ындыр табагы көшелләр белән...
-
Алших авылыннан савымчы мини-тракторны тартып күчергән
18-19 август көннәрендә Әтнә районының Мәңгәр авылында савымчыларның республика конкурсы узды. Спорт бәйгеләрендә "Дружба" агрофирмасы савымчысы Ирина Киргизова ике номинациядә җиңү яулады. Ул вакытка Ирина мини-тракторны күчерүдә һәм армрестлингта иң көчлесе булуын күрсәтте. Котлыйбыз!
-
Буада “Чәчәк атучы шәһәр” конкурсы игълан ителә
Шәһәрнең 237, районның 87 еллыгы уңаеннан райондагы предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм яшәүчеләр арасында үз территорияләрен чәчәкләр белән иң матур бизәүчегә конкурс оештырыла. Ул 14 августтан 27сенә кадәр (27 августны да кертеп) дәвам итәчәк. Анда бернинди чикләүләрсез предприятиеләр, учреждениеләр, уку йортлары, ТСЖлар катнаша ала. Һәр катнашырга теләүче 27 августка кадәр срокта...
-
Буа шәһәренең яңа мэры билгеләнде (+фото)
9 августтан Буа шәһәре башкарма комитетын Айрат Илдар улы Хәбибрахманов җитәкли. Ул 1980 елның 25 декабрендә Казанда туган. Югары белемле - 2004 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. "Югарымолекуляр кушылмаларның химик технологиясе" инженеры. 2014 елда Казан шәһәренең социаль һәм гуманитар белем бирү институтын тәмамалап, юрист белгечлеге алып чыга. Хезмәт юлын...
-
«Буаның иң яхшы хуҗабикәсе” конкурсы җиңүчесе “Тәмлетамак” кафесында мастер-класс узды (фоторепортаж)
Алдан җиңүче шәһәрдән Екатерина Цыганова конкурста катнашудан алган тәэсирләре белән бүлеште. -Бу бәйге турында беренче "Буа FM" радиосыннан ишеттем, аннан сайтта да бу хакта укыдым да, фотоларымны җимбәрдем. Иң күп тавышны миңа бирделәр. Рәхмәт барысына да. Мине белгәннәр шалтыратып җиңү белән котладылар, - дип сөйләде ул безгә. Баксаң, Екатерина үзе...
-
Буалылар, редакциягә бүләк алырга килегез!
"Байрак" ("Знамя", "Ялав") район газетасы редакциясе, алдан вәгъдә ителгәнчә, агымдагы яртыеллыкта басмабызны алдыручы укучылар арасында призлар уйнатуны оештыра. Ул киләсе җомга көнне 14 сәгатьтә уздырылачак. Төп приз иттарткыч һәм бишәр килограммлы капчыкларда он, шикәр комы. Аларның иясе булырга 2017 елның 1 июленә кадәр газетабызга икенче яртыелыкка язылган квитанциясенең оригиналын редакциябезгә...
-
Коткаручылар балаларны экстремаль хәлдә исән калу серләренә өйрәтте (+ фото)
1 номерлы зона коткару-эзләү отряды коткаручылары кичә бу максатта "Наратлык" лагеренда булдылар. Алар балалар һәм анда эшләүче персонал белән тагын үзеңне суда тоту кагыйдәләре, каза күркүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча күрсәтмә һәм гамәли дәресләр үткәрделәр, әңгәмә кордылар. Соңыннан өченче сменада ял итүче 167 балага һәм 10 хезмәткәргә памяткалар тараттылар.