Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Горький тимер юлы начальнигы Анатолий Лесун ни өчен иртән Буага туктады (фоторепортаж)
1942 елның гыйнварында Иосиф Сталинның "Свияжск-Ульяновск- Сталинград" тимер юл линиясе "Запас чыбыгы" төзү турында боерыгы чыга. Шул елны Буа районы территориясендә "Свияжск-Ульяновск" тимер юл линиясен төзү эше башлана. 10 ай эчендә ул сафка бастырыла. Буген тимер юлның административ бинасында әлеге датага 75 ел тулу уңаеннан музей бүлмәсе ачу тантанасы булды....
-
Буада чөгендер уңды
Район хуҗалыкларында әле һаман да кызу урак өсте. Эш соңгы культуралар - кукуруз, шикәр чөгендере мәйданнарында бара. Барлык хуҗалыклар диярлек иккән татлы тамыр барлык мәйданның 73 процентында казып алынган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 октябрьгә җир өстенә барлыгы 236746 тонна чимал чыгарылган. Һәр гектардан алынган уртача...
-
Буада бакчаларга бару юллары хәзер уңайлырак һәм куркынычсызрак (+фото)
"Кояшкай" балалар бакчасына илтүче юл хәзер күпкә уңайлырак. Автомобиль юлы янәшәсендә тротуар җәелде. Бу бик уңайлы. Әле күптән түгел генә иртән эшкә җәяүләп ашыгучы әти-әниләр, автомобиль агымыннан куркып, балаларын күпкатлы йортлар ишегаллары аша озаталар иде. Балаларын "Ромашка" бакчасына йөртүче әти-әниләр исә янәшәдә җәяүле аркылы чыгу урыны ясалуга сөенеп бетә алмый....
-
“Минем яраткан укытучым” конкурсы тәмам. Кем җиңүче?
Бүген көндезге 12 сәгатьтә бәйге тәмамланды. Анда финалчылар - шәһәрнең 2 номерлы лицее укытучылары Венера Гафурова - 500, Гүзәлия Җәләлова - 522, Людмила Насейкина - 1902, ветеринария техникумы укытучысы Гөлнара Латыйпова - 1748 һәм 1 номерлы мәктәп укытучысы Илсеяр Хиз - 704 "лайк" җыйдылар. Без аларның барысына да безнең конкурста...
-
Бик-Үти авылы халкы юл сала
Авылның Бола елгасы буендагы Кырый урамында яшәүчеләр күп еллар буе юлсызлыктан интектеләр. Быел урам халкы үзе акча җыеп, алдан юлга балчык ташыттырдылар. Аны үзләре көрәк белән чыгып тигезләделәр. Аннан ташка заказ бирделәр. Анысын да үз көчләре белән юл полосасына таратканнар. -Әлегә эш дәвам итүгә яңгырлар комаучаулаган, юллар кипкәч, бу эшне...
-
Буалылар, исегезгә төшерәбез: референдум якынлаша
Аңа бер ай вакыт калып бара - үзара салым буенча референдум, инде хәбәр иткәнебезчә, 19 ноябрьдә булачак. Ул быел шәһәрдә дә узачак. Шәһәрдә теркәләгән 18 яше тулган һәр кешедән киләсе ел дәвамында җан башына 500, авылларда 500дән 700 сумга кадәр акча җыю планлаштырыла. Һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан 4...
-
“Минем яраткан укытучым” конкурсының соңгы этабы җиңүчесе билгеле. Финал кайчан?
Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның соңгы - бишенче этабы тәмамланды. Анда катнашкан шәһәрнең 1 номерлы мәктәп укытучылары Илсөяр Хиз - 471, Алсу Йосыпова -420, Әзгар һәм Рима Зыятдиновлар - 335, Миләүшә Хәсәнова - 81, Валентина Синчугова 89 "лайк" җыйдылар. Шулай итеп соңгы этапның лидеры Илсөяр Хиз булды. Котлыйбыз! Барлык этапларда...
-
Буа районда кыр эшләре дәвам итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,10 октябрьгә хуҗалыкларда (фермер хуҗалыкларын да кертеп) шикәр чөгендере барлык мәйданның 64 процентында казылган. "Дружба" агрофирмасының 1, 2 һәм 4 номерлы филиалларында бу эш төгәлләнгән. Уңышы җыеп алынган кырлар туңга сөрелә. Ул 38327 гектарда башкарылган. Силос базлау да дәвам итә. Бу төр терлек...
-
Бүген “Минем яраткан укытучым” конкурсының дүртенче этабында кем җиңде?
Бүген көндезге сәгать 12дә конкурсның чираттагы дүртенче этабы тәмамланды. Анда катнашкан Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укытучылары Талия Рәхмәтуллина - 341, Людмила Николаева - 172, 2 номерлы лицей укытучысы Людмила Насейкина - 1002, 5 номерлы гимназия укытучысы Надежда Смирнова - 380 һәм шәһәрнең 1 номерлы мәктәп укытучысы Хәмидә Мирзиянова 807 "лайк"...
-
Буада боз сарае кайчан эшли башлаячак?
Уку елы башланганда, дип язган идек спорт мәктәбе администрациясе мәгълүматлары буенча ул ремонтка ябылганнан соң. Уяу укучыларыбыз әлеге сорауга тагын бер кат ачыклык кертүебезне үтенделәр -Заказ биргән җиһазлар шушы көннәрдә Германиядән кайтып җитте. Алдагы ремонт вакытында компрессорларны алмаштырмыйча гына боз катыру җайланмаларын фреонда эшләүгә күчергән идек. Хәзер компрессорлар да алмаштырылачак....
-
Рөстәм Миңнеханов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады
"Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды", - диелә котлауда. (Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы юбилее уңаеннан Татарстан Президенты котлау юллады: "Чын күңелдән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм! Соңгы ун елда компания, ныгып...
-
“Минем яраткан укытучым” бәйгесенең икенче этабы нәтиҗәләре билгеле. Өченчесендә кемнәр катнаша?
Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның икенче этабында катнашучы педагоглар өчен тавыш бирү тәмамланды. Анда шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Диләрә Газизова - 594, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гыйниятуллина - 729, Иске Суыксу авылы мәктәбе укытучысы Илсөяр Җаббарова - 689, 2 номерлы лицей...
-
Район мөхтәсибәте квест үткәрде (фоторепортаж)
Әлеге чара "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында оештырылды. Башлап район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов Наратлык аланын җыелган катнашучыларга, аларга көч бирергә килүчеләргә бүгенге очрашуның максаты турында сөйләде, уңышлар теләде. Мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллин уен тәртипләрен аңлатканнан соң бишәр кешедән торган биш команда биремнәрне үтәргә кереште. 10 станция 1...
-
“Минем яраткан укытучым” бәйгесенең беренче этабы нәтиҗәләре билгеле. Икенчесендә кемнәр катнаша?
Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның беренче этабында катнашучы педагоглар өчен тавыш бирү тәмамланды. Анда Янтуган авылы мәктәбенең биология укытучысы Вәсилә Арифуллина - 38, сәләтле балалар өчен лицей-интернат укытучысы Луиза Бакунина - 172, 1 номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Вахитова, - 315, 2 номерлы лицей-интернатның математика укытучысы Венера...
-
Буалылар, район газетасына арзан бәядән язылыгыз
Хөрмәтле укучыларыбыз, дүшәмбедән, 2 октябрьдән, башлап район газетасына киләсе яртыеллыкка, хәтта 2018 ел өчен тулысынча да альтернатив язылырга була. Бу очракта сезгә газетаны Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча редакциядән яки "Тургай" сәүдә йортында урнашкан "Сибирское здоровье" павильоныннан килеп алырга кирәк булачак. "Байрак"ка ярты елга альтернатив язылу...