Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буалылар татарча диктант яздылар
Буалылар татарча диктант яздылар. Диктант язарга 100 гә якын кеше килде. Текстны шагыйрә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Айзетуллова укый. Аяз Гыйләҗевнен " Җомга көн кич белән" дигэн хикәясеннэн өзек тәкъдим ителгән. Диктант 369 сүздэн тора.
-
Буада Әниләр көне уңаеннан тантаналы чара узды (фоторепртаж)
Залда утырган әниләргә район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камаретдинов ирештерде. -Сез барыгыз да дөньяда иң җаваплы һәм хөрмәткә лаек, бала тәрбияләүгә багышлаган кешеләр. Әниләр балаларга тормыш белән бергә, сөю, наз бүләк итүче, кирәк чакта терәк була белүче, олы тормышка аяк басарга өйрәтүче дә. Барыгызга да...
-
Буа муниципаль районында референдумда халык ничек тавыш бирде?
Буа районы сайлау комиссиясеннән мәгълүматларына караганда, кичә, 19 ноябрьдә, Буа шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узган, дип саналды. Буа шәһәрендә исемлеккә кертелгән референдумда катнашучыларның 52,17 проценты (8667 кеше) сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үтәде. Барлык тавыш бирүчеләрнең 67,13 проценты (5818 кеше) бюллетеньда "әйе" дип тамга салдылар....
-
Буалылыр, онытмагыз, 19 ноябрьдә – җирле референдум
19 ноябрь. Якшәмбе көнне, районның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә гражданнарның средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләлре буенча җирле референдум узачак. Тавыш бирү 15 референдум участогында гамәлгә ашырыла. Сүз уңаеннан шәһәрдә җирле референдум быел беренче тапкыр уздырыла. Буалыларның актив булуына ышанабыз.
-
Буа районында Каз өмәсе (ФОТО-ВИДЕОрепортаж)
Җырлап-биеп каз суйдылар бу атнада Күл Черкене авылында. Шушы авылда яшәүче Резеда Фәхретдиноваларда узган өмәгә эләктек без. Авылның иң уңган хатыннары итәкләренә берәр казны салганнар: кулларына күз иярми - кай арада йонын "сыпырып" алалар, ялангач түшкәләрне тазларга салып кына торалар. Эштә бара, җыр да сузалар, авылда булган хәлләрне дә сөйләп...
-
Коткаручылар Адав-Толымбай укучыларын бозда батмаска өйрәттеләр (+фото)
Календарь буенча бу вакытта һава торышы температурасы минус белән булып, су өсләрендә бозлар катарга тиеш иде. Ә әлегә көз кышка табан соңарып бара. Шуңа карамастан 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Адав-Толымбай авылы мәктәбендә укучылар белән бозда сак булу кагыйдәләрен кабатладылар.
-
Марат Җаббаров: “Барысы да халык өчен эшләнә”
Буа - үзенчәлекле як. Аны икенче төрле Татарстанның Идел аръягы башкаласы дип йөртәләр. Менә шундый рәсми булмаган статусы, федераль юллар структурасында урнашуы, халкының булдыклылыгы даны аның, чынлап та, үрнәк позициядә торуын таләп итә. Моның өстендә районда нинди эшләр башкарылган? Нәрсәләр планлаштырыла? Буа муниципаль район башлыгы Марат Азат улы Җаббаров белән...
-
Тукталыш павильоны урнаштырылачак: бу юл куркынычын киметерме?
Берничә сан элек кенә газетабыз битләрендә шәһәрдә яңа автобус маршрутлары ачылу турында язган идек. Материалда Буа машина төзү заводы янындагы соңгы тукталышта автобус йөртүчеләр, пассажирлар өчен уңайлы шартлар булмавы турында да сүз кузгатылды. Бүгенге язмада бу максатта ниләр эшләнәчәгенә ачыклык кертергә булдык. Башлап, уңайсызлыклар-ның нидән гыйбарәт булуына тукталыйк. Хәер, автобуска...
-
Буалылар, бездә коррупция бармы? Фикер белдерегез. Анонимлык гарантияләнә
Буа муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның 30 декабренә кадәр районда яшәүчеләрнең бездә коррупция бармы-юкмы икәнлеге турында фикерен өйрәнү буенча тишерүләр алып барыла. Сораштыру формасы Буа муниципаль районы сайтының "Коррупциягә каршы көрәш" бүлегендә урнаштырыла. Җавапларны бирү өчен Буа муниципаль районында коррупциянең торышы турында халык фикерен...
-
Кесә телефоны – министр бүләге
Узган шимбәдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Һөнәрендә иң яхшысы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында Буадагы "Дружба" агрофирмасының "Нива" бүлекчәсенең Адав-Толымбай фермасында бозаулар караучы Эльвира Архипова да бар. Терлекче үз номинациясендә икенче урынны алды. Районның иң яхшы бозау караучысы белән танышырга дип, без аның эш урынына бардык. Утыз-утыз биш...
-
Буага нәсел шәҗәрәсен өйрәнүче укучылар җыелды (фоторепортаж)
"Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип исемләнгән дүртенче төбәкара фәнни-гамәли конференция, һәрвакыттагыча, шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә уза. Анда республиканың төрле районнарыннан, Пенза өлкәсеннән, Чуашстаннан җыелган укучылар дүрт секциядә тикшерү эшләрен яклый. Аларны Казаннан килгән белгечләр, район укытучылары һәм редакторыбыз, Бөтендөнья Татар конгрессының Буа җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов бәяли....
-
“Буаның иң яхшы участковые” конкурсының җиңүчесе билгеле
Бүген төгәл көндезге 12 сәгатьтә конкурсның финалчылары өчен тавыш бирү тәмамланды. "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Новости Буинска" төркемендә Раил Камалов 1890, Андрей Смирнов 1824 "лайк" җыйдылар. Беррәттән тавыш җирү Инстаграммда да барды. Анысында Андрей Смирнов өчен 475, Раил Камалов - 577 "лайк" бастылар. Без бу ике социаль челтәрдәге тавышларны куштык. Нәтиҗәдә...
-
Буа укытучылары җырлаячак. Кайда?
1 ноябрь көнне Ял үзәгендә "Буача "Җырлыйк әле!" конкурсы үтәчәк. Октябрь аенда Укытучы көне билгеләп үтелгәнгә, анда төп катнашучылар да педагоглар булачак. Бу юлы бәйгедә сәләтле балалар өчен лицей-интернат укытучысы Гөлнара Хәлиева, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Гүзәл Гыйниятуллина, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Венера Гәрәева катнашачак. Алар музыка-уен кораллары ансамбле...
-
Безнең конкурс! Буаның иң яхшы “участковыен” сайлыйбыз!
Район газетасы һәм телевидениесе, сайты чираттагы конкурс игълан итә. Ул полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышлана. Без әлеге бәйгене полиция бүлегенең бер подразделениесе - участок вәкилләре арасында уздырырга уйладык. Чөнки алар халыкка иң якын полицейскийлар, зарлары, проблемалары булса мөрәҗәгать итәләр. Начальниклары Рамил Әбекиев әйтүенчә, буалылар хезмәткәрләргә бүлеккә килеп тә еш кына...
-
Карлы, Иске Суыксу авылларында федераль трассада утлар кайчан кабыначак?
-Агымдагы елның 15 декабреннән дә соңга калмыйча,- дип җавап бирде ФКУ "Волго-Вятскуправтодор" юл хуҗалыгының әйдәп баручы эксперты Альберт Шәйдуллин. Белгеч сүзләренә караганда, Казан-Ульяновск трассасының Карлы, Иске Суыксу авылы җирлекләре территорияләрендә һәм Иске Суыксу авылы янындагы тимер юлны аркылы чыгу урынында урнаштырылган терәк баганаларында электр монтажлау эшләре тулысынча төгәлләнгән. Хәзер "Технадзор"...