Буада балалар һәм өлкәннәр өчен биек тау ясыйлар. Кайда? (+фото)
Үзәк паркта. Ул агач конструкциядән, ике өлешкә бүлеп эшләнә: өлкәннәр һәм балалар өчен. Төзүчеләр әйтүенчә, зурлар өчен ясалганының биеклеге 5 метр, шуу авышлыгының озынлыгы 18 метр тәшкил итә. Ул 40 метр озынлыгында боз белән катырылачак. Балалар тавы 2 метр биеклектә һәм шуу авышлыгы 8 метр озынлыкта эшләнә. Шушы көннәрдә төзү...
Үзәк паркта. Ул агач конструкциядән, ике өлешкә бүлеп эшләнә: өлкәннәр һәм балалар өчен. Төзүчеләр әйтүенчә, зурлар өчен ясалганының биеклеге 5 метр, шуу авышлыгының озынлыгы 18 метр тәшкил итә. Ул 40 метр озынлыгында боз белән катырылачак. Балалар тавы 2 метр биеклектә һәм шуу авышлыгы 8 метр озынлыкта эшләнә. Шушы көннәрдә төзү эшләре тәмамланып, тауны боз белән катырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев