Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буа дәваханәсенең балалар консультациясендә уңайсызлык вакытлыча (+фото)
Дәваханәнең балалар консультациясе берничә тапкыр үз урыныннан вакытлыча күчерелеп торды. Әти-әниләргә әлегә табибка күренергә килгәч, кысан коридорларда чират көтәргә туры килә. Әмма бу вакытлыча гына, дип тынычландырасы килә. Шушы көннәрдә консультациядә ремонт эшләре башланып китте. Сүз уңаеннан, төзүчеләр дәваханә территориясендәге балалар сөт кухнясы бинасының түбәсен алмаштыра башладылар.
-
“Байрак”ка альтернатив язылу дәвам итә: 5, 4, 3, 2, 1 айга
Район газетасына альтернатив подписка рәсмиләштерү дәвам итә. Кадерле буалылар, сез газетага 5 айга 350 сумнан, 4 айга - 280 сумнан, 3 айга - 210 сумнан, 2 айга - 140 сумнан, 1 айга 70 сумнан языла аласыз. Бу очракта аны үзегез өчен уңайлы булган урыннан һәм вакытта - Буа шәһәре, К....
-
Буада Яңа елны кем “ачты”?
Шушы көннәрдә район ЗАГС бүлегендә 2018 елның беренче пары теркәлде. Эт елын "җиңел аяктан" Теңкәш авылыннан Ләйсән Хәйруллина һәм Буада яшәүче Илшат Малюков "ачтылар". ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева аларга гаиләнең төп докукментын һәм, беренчеләр буларак, бүләккә сәгать тапшырды.
-
Кубайкин Ырыңгы “артистларын” Казанга, бәйрәмгә алып барды (ФОТО-ВИДЕОрепортаж)
Алар Казанда Игенчеләр сарае каршында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән Яңа ел бәйрәмендә катнаштылар. Ырыңгы үзешчәннәрен анда алып баруны шушы авыл фермеры Алексей Кубайкин оештырды.
-
"Рәхмәт сезгә үрнәк буын!" - Буада юбилярларны котладылар (+фото)
Бүген район җитәкчелеге үзләренең 90,95 яшьләрен билгеләп үтүче ветераннарны - шәһәрдэн София Яшинаны, Ташкичү авылыннан (Бик-Үти авыл жирлеге) Сәлимә Салаватуллинаны котладылар. Шулай ук Күл Черкене авылыннан Рабига апа Шәрәфуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
-
Буалыларны киләсе Яңа ел бәйрәме белән район башлыгы Марат Җаббаров тәбрикли
Хөрмәтле буалылар! Барчабыз да күтәренке күңел, матур хыяллар, зур өметләр белән Яңа елны каршы алабыз. Тагын бер елны тарихта калдырып алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз. Буа халкы 2017 нче елны уңышлар, нәтиҗәле күрсәткечләр һәм иминлек белән үткәрде, дип ышанып әйтә алам. Узып баручы ел игенчелектә, экономик үсеш уңай күрсәткечләр белән...
-
Буалылар, онытмагыз, бүген чыршылар ачыла
Урамда кар урынына яңгыр яуса да, Яңа ел үз чираты белән килә. Чыршыларны ачу тантанасы да була. Кыш бабай һәм Кар кызы буалыларны һәм шәһәр кунакларын 15 сәгатьтә Буа элеваторы янында көтеп калачаклар. 16 сәгатьтә шикәр заводы, тагын ярты сәгатьтән Яшьләр паркларындагы чыршылар утларын кабызачак. Үзәк парктагы төп чыршыны ачу...
-
Буа районында кайсы авыл мәдәният йортлары ишекләрен ач ачылачак? (+фото)
Быел районда Ырыңгы һәм Янтуган авылларында мәдәният йортларында капиталь ремонт үткәрелде. Авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматларга карганда, Ырыңгы авылында ул 1973, Янтуганда 1979 елда төзелгән булган. Танымаслык итеп үзгәргән биналар Яңа ел бәйрәмнәрендә үз ишекләрен ачачаклар.
-
“Минем этем нәрсә эшли белә?” конкурсы тәмам. Кем җиңүче?
Бүген көндезге сәгать 12дә район сайты, газетасы, телевидениесе игълан иткән конкурс тәмамланды. Аңа җибәрелгән видеолар арасында Дамир Хәсибҗановның Багирасы - ? Венера Мусинаның Ричие - ?, Анна Сафинаның Кляксасы - ?, Маргарита Такиеваның Арчие - ? "лайк" җыйдылар. Димәк, җиңүче ? була. Конкурс кысаларында җибәрелгән фотолар арасында да аерым җиңүче...
-
“Минем этем нәрсә эшли белә” конкурсы буенча тавыш бирү башлана!
Без күптән түгел сайтта киләсе елның хуҗасы - эткә багышлап конкурс игълан иткән идек. Аның кысаларында берничә видео һәм фотографияләр килде. Беренче җибәргән эш шәһәрдән Венера Мусинаныкы булды. Аның Ричие матур итеп "җырлый", "кулын бирә", "бии". Шәһәрдән Анна Сафинаның Клякса кечкенә бәби булып та кылана, үз-үзен яклый, хуҗаның командаларын үти....
-
Буада балалар һәм өлкәннәр өчен биек тау ясыйлар. Кайда? (+фото)
Үзәк паркта. Ул агач конструкциядән, ике өлешкә бүлеп эшләнә: өлкәннәр һәм балалар өчен. Төзүчеләр әйтүенчә, зурлар өчен ясалганының биеклеге 5 метр, шуу авышлыгының озынлыгы 18 метр тәшкил итә. Ул 40 метр озынлыгында боз белән катырылачак. Балалар тавы 2 метр биеклектә һәм шуу авышлыгы 8 метр озынлыкта эшләнә. Шушы көннәрдә төзү...
-
Игътибар! Безнең яңа конкурс “Мине этем нәрсә эшли белә?”
Редакция сайты, газетасы, телевидениесе яңа конкурс игълан итә. Ул киләсе 2018 елның хуҗасы эткә багышланачак. Бу бәйгедә катнашырга теләгән һәркем безнең bayrakbua@mail.ru электрон почтасына - конкурс "Минем этем нәрсә эшли белә?" билгесе белән этенең нәрсә эшли белүе турында кыска гына видео форматта җибәрә ала. Шулай ук аның кушаматын, яшен, сезгә...
-
Кар белән көрәштә яңа көч
Быел кыш көттереп кенә килсә дә, бар дөньяны бик тиз ап-ак итте. Соңгы көннәрдә дә тоташ кар яуды, буранлады да. Кичә бозлавык иде. Табигатьнең бу бүләкләре белән көрәшми мөмкин түгел - юлларны кардан, боздан арындырырга кирәк. "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәре)" җәмгыяте хезмәткәрләренең моңа ничек өлгерүен урынга чыгып өйрәндек. Техникага баедылар...
-
Буада әти-әниләр балалар бакчаларына бәя арту белән килешәләр
Бу атнада балалар бакчаларында ата-аналарга баланы йөртү өчен абонент түләүнең артачагын хәбәр иттеләр. Төркемнәрдә алар, 2018 елдан түләүләрнең тагын артачагы турында өстәмә килешү белән танышып, имзаларын салалар. Артуның күпме буласы түбәндәге мәгълүматта урнаштырылган: фото из архива редакции.
-
Буалылар, акча җыюда актив булыйк
Быел шәһәрдә беренче тапкыр гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум узды. Анда 8506 буалы сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үтәде һәм аларның 5818е референдумга чыгарылган сорауны, шәһәрне төзекләндерүне хуплады. Бу референдум узган дигәнне аңлата. Шәһәрдә теркәлгән 18 яше тулган һәр граждан 500 сум күләмендә үз...