Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игътибар, яңа конкурс “Буаның иң халык күңелен яулаган хатын-кызлары”

Тиздән 8 Март - Хатын-кызлар көне җитә. Бу уңайдан редакция сайты, газетасы һәм телевидениесе яңа бәйге игълан итә. Ул районда төрле өлкәдә эшләүче, буалылар арасында киң танылган хатын-кызлар арасында узачак. Һөнәри берлекләр эшчәнлеге: Надежда Александровна Быченкова, "Буа электр челтәрләрендә" беренчел һөнәр берлеге оешмасы (Идел аръягында 8 районны колачлый) рәисе. Медицина:...

Тиздән 8 Март - Хатын-кызлар көне җитә. Бу уңайдан редакция сайты, газетасы һәм телевидениесе яңа бәйге игълан итә. Ул районда төрле өлкәдә эшләүче, буалылар арасында киң танылган хатын-кызлар арасында узачак.

Һөнәри берлекләр эшчәнлеге:

Надежда Александровна Быченкова, "Буа электр челтәрләрендә" беренчел һөнәр берлеге оешмасы (Идел аръягында 8 районны колачлый) рәисе.

Медицина:

Миләүшә Фәритовна Җәләлдинова, районара бала тудыру үзәге мөдире, табиб акушер-гинеколог.

Мәгариф:

Наталья Александровна Македонская, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары.

Мәдәният:

Зөһрә Хәмитовна Морзаханова-Талипова, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яктылык" халык театрының баш режиссеры, Буа дәүләт драма театрының әйдәп баручы артисты.

Спорт:

Альбина Петровна Вәлиуллина, шәһәрнең "Батыр" спорт мәктәбе директоры, самбо һәм дзюдо буенча тренер, физкультура отличнигы, 1 судья категориясе бар.

Әлеге конкурсантлар турында иртәгә күбрәк язабыз, эшләре, гаиләләрее турында фотолар урнаштырабыз. Шулай ук иртәгә, алар өчен тавыш бирү дә башланачак. Конкурсның шартларын да язабыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев