Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Рәхмәт Сезгә Җиңү өчен!” - Марат Җаббаров сугыш ветераннарына бүләк тапшырды (фоторепортаж)
Бүген көннең беренче яртысында муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров шәһәрдә яшәүче ветераннарга – Гариф Сафиуллинга, Рәүф Төхфәтуллинга Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырды.
-
Буаның кайсы урамнарында юллар ремонтлана?
Яз җылы һәм кояш белән генә түгел, юлларда “кариес”, чокырлар белән дә ассоциацияләнә. Кайда асфальтны “ямарга”, кайда капиталь ремонт кирәк. Район Советы аппаратының гомуми бүлеге начальнигы Ранис Бәдертдинов белдерүенчә, юлчыларга эш фронты инде әзер, бары тик шәһәр юлларының кардан ачылганын гына көтәләр.
-
Буада “Моңлы тамчы” фестивале узды (фоторепортаж)
Алтынчы тапкыр үткәрелүче фольклор фестивале республиканың 18 районыннан 300гә якын баланы җыйды. Рус, татар, чуаш, удмурт, мордва, мари, керәшен коллективлары йолаларын, гореф-гадәтләрен, уеннарын, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр.
-
Казанда «Ел укытучысы» бәйгесе бара. Буа данын кем яклый?
«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы финалына быел М. Вахитов исемендәге гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Хәсәнҗанова узды. Бу көннәрдә ул республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән җыелган 40 укытучы арасында "Ел укытучысы" номинациясендә осталыгын сыный. Тагын 21 укытучы "Педагогик дебют" номинациясендә катнаша. Җиңүчеләрне иртәгә иглан итәчәкләр.
-
Айрат-Анжей буалыларны концертына чакыра. Егеткә операциягә акча кирәк
Тәтеш шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек икенче төркем инвалид Айрат Гайнуллинның аягында протез, бер күзе күрми, икенчесенә ашыгыч операция кирәк. Ул шушы хәлдә җырлар яза, аларны үзе башкара. Күрше район егете кечкенәлән гитарада искиткеч матур уйный, җырлый. Әмма тормыш дөбердәп барганда егетнең әнисе һәлак була. Бу кайгыны Айрат гаять авыр кичерә...
-
Буалылар, кайда наркоманлыкка каршы көрәштә сезнең дә ярдәм кирәк!
Буа районында 12 марттан 23енә кадәр "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" бөтенроссия акциясенең беренче этабы үтә. Район эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, ул җәмәгатьчелекне накроктикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү һәм оператив мәгънәгә ия мәгълүматны җыю һәм тикшерү максаты куя. Бу уңайдан наркоманлыкның фаҗигагә китерүен аңлаган һәркемнең уяулык...
-
Буа музейга гаиләләр килде: аларны аерылышулар борчый (+фото)
Тату, бер-береңне хөрмәт итеп ничек яшәргә? Туган якны өйрәнү музеенда "Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән оештырылган түгәрәк өстәл арындагы сөйләшү әлеге проблеманы күтәрде. Сөйләшү нигездә мөселман динендәге гаиләләр белән барды. Яңа Тинчәледән 51 ел үрнәк гомер кичерүче Далим һәм Руфия Фәтхуллиннар, Яңа Суыксудан Рафыйк һәм Рәмзия Сираҗевлар, Иске Тинчәлдән...
-
«Буаның иң халык күңелен яулаган хатын-кызы” конкурсантлары өчен тавыш бирегез!
Без кичә бу бәйге хакында игълан иттек, бүген алар хакында яздык, фотолар урнаштырдык. Ниһаять, конкурсантлар өчен тавыш бирүне башлыйбыз. Аларны инде беләсез. Биш өлкәдән биш хатын-кыз: Һөнәр берлекләре эшчәнлегендә - Надежда Быченкова; Мәгарифтән - Наталья Македонская; Медицинадан - Миләүшә Җәләлдинова; Спорттан - Альбина Вәлиуллина; Мәдәнияттан - Зөһрә Морзаханова-Талипова; Бары тик...
-
Игътибар, яңа конкурс “Буаның иң халык күңелен яулаган хатын-кызлары”
Тиздән 8 Март - Хатын-кызлар көне җитә. Бу уңайдан редакция сайты, газетасы һәм телевидениесе яңа бәйге игълан итә. Ул районда төрле өлкәдә эшләүче, буалылар арасында киң танылган хатын-кызлар арасында узачак. Һөнәри берлекләр эшчәнлеге: Надежда Александровна Быченкова, "Буа электр челтәрләрендә" беренчел һөнәр берлеге оешмасы (Идел аръягында 8 районны колачлый) рәисе. Медицина:...
-
Бер сәгать элек Буага Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин килде (фоторепортаж)
-
Буа районара тикшерү комитетында хезмәт хакын түләмәү турында зарларны тыңлаячаклар
20 февральдә 9дан 12 сәгатькә кадәр Буа шәһәре, Арефьев тыкрыгы, 14 йорт адресы буенча Буа районара тикшерү бүлегендә гражданнарны хезмәт хакын, башка түләүләрне түләмәүгә кагылышлы сораулары буенча кабул итү үткәрелә. Кабул итүне Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Илнур Сабирҗанов алып бара. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча законда билгеләнгән срокларда һәм...
-
«Права» алыштырганда имтихан бирергәме – Буа ЮХИДИ бүлекчәсенең рәсми җавабы
Интернет челтәрләрендә "права"ны алыштырган юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирергә икән, дигән хәбәрне ишеткәч, күп йөртүчеләр бу яңалыкның дөресме-юкмы икәнен белешергә район ЮХИДИ бүлекчәсенә килә башлаганнар. Бу уңайдан бүлекчәгә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсеннән рәсми хат җибәрелгән. Анда "права" бирүдәге тәртипләрдә бернинди үзгәрешләр дә көтелми,...
-
Буада кайда күпме сөт савыла?
Беренче графада - хуҗалыклар, икенчедә - 1 февральгә һәр сыердан алынган уртача тәүлеклек савым, өченчедә - үткән елның шул чоры белән чагыштырганда артык (+) яки ким (-) (килограммнарда), дүртенчедә - сөтнең товарлылыгы (процентларда). "Ямбулат" 22,2 + 0,5 93 "Авангард" 22,0 +0,5 96 "Коммуна" 20,6 - 2,7 94 "Кыят" 16,4 -...
-
Буада февральдә кайсы авылларда ут сүндереләчәк
"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләренең электр челтәре объектларында ремонт һәм профилактика эшләре алып барылу сәбәпле, 12 февральдән 20сенә кадәр кайбер торак пунктларда электр белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак. 12 февральдә Нурвахит авылында КРС бинасында - 9дан 13 сәгатькәчә, механикалаштырылган ток объектында - 13тән 16 сәгатькәчә; Аксу авылында...
-
Ни өчен буалыларга фосфатлы кер юуу порошоклары сатып алмаска тәкъдим итәләр?
Татарстанның Экология министрлыгы төп аргумент итеп фосфатларның зәңгәр-яшел суүсемнәрнең туклану чыганагы булып торуын әйтәләр, ә алар, суда зур тизлек белән үрчеп, балыкларның, йөзүче кошларның үлеменә китерәләр. 2016 елның июлендә Казанка елгасында балыклар һәм кошлар күпләп һәлак булуга әлеге суүсемнәр сәбәпче булган, диләр. Фосфатны махсус индикатор ярдәмендә ачыклыйлар. Ә ул елгаларга...